tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетләр саны арта
Мәчетләр саны арта

Мәчетләр саны арта

Воткинск шәһәрендә яңа мәчет салына. Төзелеш узган ел башланган иде һәм ул зур тизлек белән бара. Булачак Аллаһ йортының бинасы бер ел эчендә ике каты да торгызылып, түбә астына кертелде.

Быел янә мәчет төзелеше барышы белән танышырга насыйп булды. Кыска гына вакыт эчендә бик зур эш башкарылган. Мәчет иганәчеләр, гади халык көче белән салына. Матди яктан гына түгел, физик хезмәт белән дә ярдәм итүчеләр күп икән.

“Әле сез килер алдынннан гына бер төркем яшьләр булачак мәчет ишегалдында өмә ясап киттеләр”, – диде Воткинск шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов.

Үзенең шәхси экскаваторы белән җирне казып, балчык, ком ташыган яшь егет тә игътибарымны җәлеп итте. Дамир Камалов әтисе белән бергәләп җомга намазларын калдырмый икән. Төзелеш башлангач та үзенең шәхси техникасы белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерә ул. “Бүген иртәдән үк эшли башладык. Брусчатка җәяргә урын әзерлибез. Миннән соң монда башка кешеләр эшләячәк”, – диде Дамир.

Воткинск шәһәрендәге сүтелгән мәчеткә ничә ел төгәл беркем дә әйтә алмый. Өлкән буын арасында иман йортының 200 еллык тарихы бар дигән сүзләр дә йөри. Узган ел: “Мәчет кулланылыш өчен яраксыз хәлдә”, – дигән карар чыгарылгач, аны сүтеп, яңаны салырга дигән фикергә киләләр.

“Соңгы елларда намазга йөрүчеләр саны да арта башлады һәм дин кардәшләребез иске мәчеткә сыймый иделәр. Безнең яңа мәчетебез дә шулай тулы булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз”, – дип сөйләде Мөхәммәтнур хәзрәт.

Аллаһ йорты ике катлы, 500 урынга исәпләнгән. Проектны “Ижмашпроект” институты эшләде. Архитекторы – Удмуртиянең атказанган архитекторы Хәлил Баһаветдинов. Ә урам ягын табигый таш белән тышлау проектын Дагестан институты тәкъдим итте.

Воткинскига быел яшь имам Тимур Кашаев күченеп кайткан. Биредә аны Әли хәзрәт дип атыйлар. Ул Үзбәкстанда, татар гаиләсендә туган, соңрак Татарстанның Әлмәт шәһәренә күченәләр. Кечкенәдән дини тәрбия алып үсә Тимур. Мәдрәсәне тәмамлагач, аны Удмуртиягә чакыралар. Ике ел Сарапул шәһәрендә имам вазифасын башкара ул, хаҗ гамәлен кыла. Шуннан соң 7 ел Согуд Гарәбстанында белем ала. Укуын тәмамлагач, янә Удмуртиягә, Воткинск шәһәренә кайта.

“Мәчет гөрләп торачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен дин нигезләре, татар теле дәресләре оештырылачак. Шулай ук кешеләр мәчеткә күпләп килсен өчен төрле дини чаралар да уздырырга теләк бар. Дин кардәшләребез иман йортына килеп, ислам, әхлак кагыйдәләре турында күбрәк белсеннәр өчен тырышачакбыз”, – дип сөйләде Тимур Кашаев.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*