tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәнә авылы мәчетенең ярымайлары алыштырылды
Мәдәнә авылы мәчетенең ярымайлары алыштырылды

Мәдәнә авылы мәчетенең ярымайлары алыштырылды

Түбән Новгород өлкәсендәге әлеге авылның 1992 елда нигезләнгән “Рәшидә” мәчетенә алтынсу төстәге 3 яңа ярымай куелды

Имам-хатыйб Рәмис Әшрәфетдинев сүзләренчә, элеккеләре бакырдан булып, бүгенгә тузган булган. Хәзергеләре тутыкмый торган, сыйфатлы материалдан эшләнгән. “Озакка җитәчәк, 30 елдан да ким хезмәт итмәскә тиеш”, – дип, өметен белдерде ул.

Ярымайларны ясау, урнаштыру хезмәтләре РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матди ярдәме һәм авыл халкы китергән хәйрия акчасына башкарылган.
Рәмис хәзрәт: “Бар авыл исеменнән ярдәм күрсәткән һәркемгә, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә аерым рәхмәт әйтәм, Раббыбыз разый булсын”, – дигән догасын ирештерде.

Өч ярымайның берсе төп гыйбадәт залын күтәреп торучы үзәк гөмбәзгә һәм икесе 34әр метр биеклектәге 2 манарага куелган.

Рәмис Әшрәфетдинев сөйләвенчә, “Рәшидә” мәчете аны төзеттерүче хәйрияче Фәиз Гыйльмановның әнисенең исемен йөртә. Фәиз Абдурахман улы шушы авылда туган, Мәскәүдә үскән һәм хәзер дә башкалада яши. Аның матди ярдәме белән ике татар авылы – Пошатово белән Семеновка арасында репрессияләнгән мөселманнар истәлегенә манара формасында һәйкәл дә урнаштырылган, каберләрне су басмаслык итеп җирне күтәргәннәр, трассада юнәлеш билгесе дә куйганнар. Нахакка гаепләнеп, атылган дин әһелләре дә шул җирдә дәфен кылынган дип исәпләнелә. Ул халык арасында “шәһитләр каберлеге” дип йөртелә. Ә Мәдәнә авылы имамнары истәлегенә “Ясин” сүрәсе аятьләре язылган монумент “Рәшидә” мәчете янына куелган.

Рәмис хәзрәт мәчетнең тыштан гына түгел, ә эчтән дә матур булуы, биредә туган якны өйрәнү музее урнашканлыгы, әле 92 нче елда ук тәһарәтханәле итеп эшләнүе турында да бәян итте. Мәдәнә авылы Нижгар төбәгенең туристлык маршрутларына кергән, бу авылга сәйярлар күп килә икән.

Мәчетнең имам-хатыйбы: “Җомга намазларына кыш көннәрендә 30дан артык кеше йөри, ә җәй айларында 160лап булабыз. Дини укуларны да җәй көннәре оештырабыз”, –  дип сөйләде. Болай кыш белән җәйгә бүленүнең сәбәбе Мәдәнә халкының күбесе эшкә башка, бигрәк тә Мәскәүгә күченеп эшләвендә. Әмма мәдәнәлеләр туган авылдагы нигезләрен таркатмый, хәтта ки, ныгытып һәм киңәйтеп яши. Бу яктагы татар авылларында бу гадәти хәл икән. Октябрь инкыйлабына кадәр Мәдәнәдә 7 гыйбадәт кылу урыны эшләгән, аларның 6сы мәчет булган.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*