tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп укучыларын “Фолкдәрес” хәрәкәтендә катнашырга чакыралар
Мәктәп укучыларын “Фолкдәрес” хәрәкәтендә катнашырга чакыралар

Мәктәп укучыларын “Фолкдәрес” хәрәкәтендә катнашырга чакыралар

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге мәктәп укучыларын “Фолкдәрес” хәрәкәтенә катнашырга чакыра.

“Бу атналык акция мәктәп укучылары һәм аларның остазлары тарафыннан Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирасына багышланган тематик онлайн-дәресләр, лекцияләр һәм вебинарлар үткәрүне күздә тота”, – дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белән берлектә «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» акциясе старт алды.

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» бөтенроссия акциясе – мәктәп укучыларын төрле милләт халыкларының традицион мәдәниятен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар циклы. Акциядә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Интеллектуаль һәм актив уеннар төрле халыкларның гореф-гадәтләренең аерылгысыз өлеше булып тора. “Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте” акциясе кысаларында Instagramда @uen.fest аккаунтында «Уен Фест» традицион халык уеннары проектының «Үз гаиләң турында сөйлә» конкурсы старт алды.

Бөтенроссия акциясе кысаларында «Веб-экспедиция», «Язгы этнотәнәфес» онлайн-акцияләре һәм башка чаралар үткәрү планлаштырылган. Акция белән тулырак Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йортының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*