Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәмдәлдә мастер-класс
Мәмдәлдә мастер-класс

Мәмдәлдә мастер-класс

Биектау муниципаль районы (Татарстан) “Ак калфак” оешмасы Мәмдәл урта мәктәбендә татарның милли ризыклары буенча әңгәмә уздырды һәм мастер-класс күрсәтте.

Оешманың рәисе Шакирова Г. татарларның милли ризыклары,аларны кайсы очракта пешергәннәре һәм кулланганнары турында сөйләде. Шул ук вакытта башка милләтләрнең дә ризыклары буенча укучыларга сораулар бирде.

Әңгәмә тере мисаллар өстендә барды,ягъни милләтебезнең бер ризыгы булып исәпләнгән – “Тутырылган тавык” укучыларга тәкъдим ителде. Мастер-классны укучылар гына түгел,укытучылар да кереп карадылар. Пешекче Сираҗиева Гөлгенә иң элек тавыкны ничек әзерләргә икәнен сөйләде һәм аннан соң тавыкны пешереп,пешеп чыккач укучыларны һәм кунакларны сыйлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*