Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү педагогика дәүләт университетында “Төрки филология һәм мәдәният” юнәлеше ачылачак
Мәскәү педагогика дәүләт университетында “Төрки филология һәм мәдәният” юнәлеше ачылачак

Мәскәү педагогика дәүләт университетында “Төрки филология һәм мәдәният” юнәлеше ачылачак

Киләсе уку елыннан Мәскәү педагогика дәүләт университетында “Төрки филология һәм мәдәният” юнәлеше ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”га МПДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Ландыш ханым Латфуллина хәбәр итте.

Ландыш ханым сүзләренчә, татар һәм төрек телләре дәресләрен МПДУның Филология институты профессорлары һәм доцентлары алып барачак. “Читтән килеп тә 1-2 мөгаллим укытачак”, – диде ул.

МПДУ мөгаллимәсе сүзләренчә, магистратура программасында төрки тел белеме, тәрҗемә белеме, тарих, фәлсәфә белән бәйле дәресләр укытылачак. “Уку барышында студентлар Россиядә һәм чит илләрдә практика уза алачак”, – дип хәбәр итте Ландыш Латфуллина.

Әлеге юнәлешне тәмамлаучылар югары уку йортларында, фәнни тикшеренү оешмаларында, мәктәпләрдә, тәрҗемә компанияләрендә эшли алачак.

Наилә Исхакова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*