tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятендә хисап-сайлау конференциясе булды
Делегатлар оешманың яңа рәисен һәм мохтарият советы әгъзаларын сайлады.

Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятендә хисап-сайлау конференциясе булды

25 гыйнварда Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе булды. Делегатлар оешманың яңа рәисен һәм мохтарият советы әгъзаларын сайлады.

Конференциядә катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббәсов сәламләде. Конференциягә Мәскәүнең танылган татар җәмәгатьчелеге килгән иде, алар арасында – РФА һәм РМФА академигы Ренат Акчурин, РТФА академигы Илдар Үтәмешев, профессорлар Абдулхан Әхтәмҗан, Гомәр Баутдинов, Иҗат Сабитов, Фарис Харисов, Россия Герое Ильяс Дәүли, Мәрҗани фонды президенты Рөстәм Сөләйманов, дипломат Йолдыз Халиуллин һ.б.

Оешманың эшчәнлеге хакында Рәсим Акчурин хисап ясады. Ул исә күп еллар дәвамында Мәскәү шәһәре татар мохтариятенә рәислек итеп, яңа эшкә күчүе һәм вакыт тарлыгы сәбәпле, биләгән вазифасыннан азат итүне сорады. Рәсим Акчуринның зур тәҗрибәсе, Мәскәү татарларын берләштерүдәге, татар теле һәм мәдәнияте сакланышындагы өлеше зур булуны исәпкә алып, аны әлеге оешманың шәрәфле президенты итеп сайладылар. Конференциядә Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа Уставы кабул ителде. Әлеге региональ иҗтимагый оешманың рәислегенә 2 кандидат тәкъдим ителгән иде: ТРның РФдәге элеккеге тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов һәм “Татарский мир” федераль газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев. Конференция делегатлары, ачык тавыш бирү юлы белән, оешманың яңа рәисе итеп Р.Мөхәммәдиевне билгеләде, мохтарият советы составының яңа составы сайланды һәм анда Мәскәү яшьләре дә керде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*