tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар яшьләре – “Йолдызлар яңгыры”нда (ФОТОЛАР)
Мәскәү татар яшьләре – “Йолдызлар яңгыры”нда (ФОТОЛАР)

Мәскәү татар яшьләре – “Йолдызлар яңгыры”нда (ФОТОЛАР)

11-12 август Мәскәү өлкәсенең Старая Купавна шәһәре янында татар-башкорт яшьләренең “Йолдызлар яңгыры” фестивале үтте. Фестивальнең төп максаты – Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге яшьләр оешмаларын берләштереп, уртак проектлар булдыру.⠀

Фестивальне оештыручылар: “Бердәмлек” яшьләр клубы, Россия мөфтиләр шурасы, Мәскәү татарлары “Штабы”, “Мирас”, “123 pro”, “Татарча волейбол”, “Яңарыш”, Татарстанның Россиядәге вәкиллеге каршындагы Яшьләр шурасы, Мәскәү башкортлары берләшмәсе оештырды. Чарада бизнес-форум, татар теле киләчәге буенча фикер алышу, ислам дине буенча лекцияләр, төрле мастер-класслар үткәрелде, дизайнерлар күргәзмә-ярминкәсе узды. Спорт мәйданчыгында исә көне буе волейбол турниры барды, җиңүче командалар бүләкләнде, турнирны оештыручы “Татарча волейбол” оешмасы тамашачылар өчен “Күңелле стартлар” оештырды.

Фестиваль ачылыр алдыннан яшьләр янына Ногинск муниципаль районы башлыгы урынбасары Анатолий Александрович Шуть килеп, уңышлар теләп китте. Район хакимиятенең киләсе елда да оештыру эшләрендә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Фестивальдә ике көн буе “Мәчет-чатыр” эшләп торды. Мәскәү шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Ислам Зарипов яшьләргә милли үзаң үсүдә Ислам диненең роле турында сөйләде, “Имамга сорау бир” акциясендә Иске Купавна мәчете имам-хатыйбы Вилдан әфәнде Габидуллин тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Фестивальнең икенче көнендә исә яшьләр Иске Купавна шәһәре мәчетенә экскурсиягә барып кайттылар.

Фестивальне ачу концерты “Туган тел” җыры белән башланып китте. Чыгыш ясаучылар арасында “Ак тирмә” башкорт милли-мәдәни үзәге ансамбле, “Карт Аяк” рок-төркеме, Лондон кызы Диана Яхина, “Татар кызы 2018” катнашучысы Ләйсән Сабирова һәм башка артистлар катнашты. Мәскәү шәһәренең “Ильдан” бию төркеме солисты Надия Багдалова дискотека барышында татар милли бию остаханәсе һәм күмәк бию буенча интерактив оештырды. Чараны шоумен Динар Сәлахов алып барды. Дискотеканы оештыручы — популяр диджей NIYAZ.

Фестивальгә гаиләләре белән килүчеләр дә шактый — иң яшь катнашучы Кәримәгә, мәсәлән, шуны көннәрдә генә ике ай тулды.

Фестиваль тулысынча хәләл туклану белән тәэмин ителде, болында көне буе “Татар кухнясы йорты” кафесы эшләде.

Фестиваль ябылу тантанасында оештыру эшләрендә ярдәм иткән егетләргә-кызларга рәхмәт хатлары, аеруча актив яшьләргә бүләк тапшырылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйззәтуллина Мәскәүнең “Татарча волейбол”, “Штаб”, “Ак тирмә” оешмаларына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Оештыручылар проектның фестиваль форматы белән генә чикләнмәячәген, дәвамлы булачагын белдерде.

#ЙолдызларЯңгыры #yoldizlar #татарлар #мәскәүтатарлары #татарча #татартеле

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*