tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Изге Рамазан Кубогы» Ачык Халыкара турниры башланып китте
Мәскәүдә Изге Рамазан Кубогы» Ачык Халыкара турниры башланып китте

Мәскәүдә Изге Рамазан Кубогы» Ачык Халыкара турниры башланып китте

Мәскәүдә 28-30 апрельдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан Кубогы» Ачык Халыкара турнирының финал этабы уза. Матчларны «Яңа лига» спорт комплексы кабул итә. Уеннарның төп оештыручысы – Фазлеев Рамил Рәфкать улы.

Турнирда Кырым, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Мордовия, Кыргызстан, Таҗикстанда яшәүче татар яшьләре катнаша. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде.

«Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабында катнашу өчен командалар төбәк турнирларында сайлап алу этапларын уздылар. Кичә Мәскәүдә төркем уеннары оештырылды. Бүген инде турнырның плей-офф өлеше башланды.

Әлеге уеннарның төп кунагы – татар егете, UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*