tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Укытучылар көненә «Чәкчәк фест» оештырдылар
Мәскәүдә Укытучылар көненә «Чәкчәк фест» оештырдылар

Мәскәүдә Укытучылар көненә «Чәкчәк фест» оештырдылар

Мәскәүнең Көнчыгышны өйрәнү институтында иң популяр татар халкының милли ризыгына багышланган «Чәкчәк Фест» бәйрәме узды. Укытучылар көне алдыннан башкала татар җәмәгатьчелеге вәкилләре педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга һәм шул ук вакытта традицион тәмле ризыклар белән сыйларга җыелды.

Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге оештырды. Алар партнерлар белән бергә бәйрәмдә ярминкә оештырды, анда татар халкының милли ризыгы чәкчәкне, шулай ук башка кондитер эшләнмәләрен дә, балалар журналларын һәм сувенирларын да тәкъдим иттеләр.

Шулай ук сәхнәдә кунаклар алдында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең «Шатлык» балалар ансамбле дә чыгыш ясады. Яшь талантлар кунаклар алдында «Сандугач», «Мин яратам сине, Татарстан» һәм башка җырларны башкарды.

Мәскәү татарлары мохтариятенең иң кечкенә кунаклары өчен «Ак бүре белән татарча өйрәнәбез» проекты кысаларында махсус күңел ачу почмагы оештырылды, анда кунаклар иҗат белән шөгыльләнә ала иде. Проект татар теленә кызыксынуны арттыруга һәм мавыктыргыч роликлар белән балаларны өйрәтүгә юнәлтелгән. Кыска метражлы мультфильмнарда Ак бүре исемле бүре баласы кечкенә тамашачыларны татар сүзләренә һәм гыйбарәләренә өйрәтә.

Бәйрәм концертын алып баручылар чәкчәкнең Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, ә Россиядән читтә дә – Казахстанда, Үзбәкстанда, Таҗикстанда һәм башка илләрдә дә популяр ризык булуын искәртте.

Бу татлы ризык Болгар патшасының улының туе өчен махсус уйлап чыгарылган, диелгән риваятьләрдә. Патша бәйрәм өстәлендә яңа татлы ризык теләгән, ул гади генә әзерләнә, Бөек Болгарның рухын гәүдәләндерә, ләкин шул ук вакытта бик озак бозылмый һәм иң зур кунакларның мәҗлесен бизәргә лаек була. Бик күп ризыкларны татып караганнан соң, патшагади көтүче хатыны уйлап тапкан чәкчәккә тукталган. Шуннан бирле әлеге татлы ризык татар ашларының визит карточкасына һәм теләсә нинди бәйрәм вакытында төп сыйга әверелде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*