tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Затлы дини китап
Затлы дини китап

Затлы дини китап

Без Җәмил абый белән һәр елның май аенда Шәһри Болгарга ислам дине кабул ителүгә багышланган зур җыенга барабыз. Язасы фикерем башка булса да, сүз уңаеннан әйтеп узам: бу чарага барырга чакыргач, кайбер милләттәшләр, без анда экскурсиядә булдык бит инде, диләр. Хаҗга – Мәккәгә экскурсиягә бармаган кебек, Шәһри Болгарга да, беренче чиратта, намаз уку, ил-көнгә тынычлык теләп дога кылу өчен барырга кирәк.

Күптән ниятләсәк тә, ниһаять, үзебез чыгарган һәм ХХ гасырда Идел буе татарларында ислам диненең хәле, аның ничек саклануы турында мәгълүмат тупланган, шуңа күрә дини югары уку йортында курс, диплом эшләре, диссертацияләр яклаучылар өчен файдалы булган «Чал тарихлы Яуширмә» һәм «Чардаклы татарлары» китапларын Болгар ислам академиясенә илтеп тапшырырга булдык. Шәһри Болгарга бөтен татар дөньясы кубып килә, күз – дәрья дигәндәй, бу халыктан нәрсә көтәргә, дип халыкны «күзем белән капшап», иман ныклыгын, әдәбен һәм тәртибен, кием-салымын һәм башка сыйфатларын күңелемә сеңдерәм. Кемгә нәрсә кирәктер, безнең өчен бу изге җирдә иң мөһиме – Җәмигъ мәчеттә һәм Ак мәчеттә намаз уку, җитешә алсак, Кече манара янына җыелган халык белән бергә тәүбә итү, төп сәхнәдән дин әһелләре чыгышын тыңлау һәм Болгарда дин кабул ителүгә багышланган әдәби-музыкаль композицияне карау. Кайбер елны дингә багышланган тарихи викторина оештыралар, шунда бик теләп катнашып, бүләкләр отабыз. Бүләккә дини китаплар куялар. Алар үзебезгә дә ярап куя, күп очракта башкаларга бүләк итеп бирәбез. Быел да өйлә намазыннан соң текә яр өстеннән гүзәл Чулман – Кама елгасына карап сокланып утырдык. 1100 ел элек елга портына дөньяның биш кыйтгасыннан килгән пароходлардан чыгучы сәүдәгәрләр, шунда ук гөрләгән данлыклы Ага базар күз алдына килә. Кайтыр юлда китапларны тапшыру өчен Болгар ислам академиясенә юнәлдек. Аллаһының рәхмәте инде, биредә кичә генә дин галимнәренең Халыкара конференциясе узган икән. Шул уңайдан үзләре чыгарган дини китаплардан күргәзмә эшли иде. Без китаплар алып килдек, дигәч, бик ачык каршы алдылар. Үзебезгә дә бүләккә күргәзмәдән теләгәнчә китаплар алырга рөхсәт иттеләр. Өстәлдә авыз суларын китерерлек дини китаплар ята иде. Аларның күбесе фәнни нигездә эшләнгән. Без алып килгән китаплар белән танышкач, китапларыбызның иң-иңен, яңа гына чыккан академик басмабызны бүләк итик инде, дип өч калын китап алып килделәр. Бу Сөләйман бине Дәүд Әс-Саксининың «Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы» дигән китапның татар, гарәп, рус телендәге басмалары иде. Китаплар искиткеч затлы, тышыннан ук мине укы дип үзләренә ымсындырып тора. Югары полиграфия сыйфаты, китапның битләре ялтырап тора, ялгышмасам, офсет дип атала. Проектның җитәкчесе – Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, филология фәннәре докторы А.Тимерханов. Төзүче авторлар, фәнни мөхәррирләр, рецензентлары – бөтенесе дә гыйльми дәрәҗәле үзебезнең татар галимнәре. Бу китап үзенең дәрәҗәсе белән җиде томлык татар тарихын хәтерләтә. Һәр өч телдәге китап алтмыш җиде бүлектән тора. Мин татар телендәгесен укыйм, 743 битле, гарәп телендәгесе иң калыны, 940 биттән артык. Бу китаплар – уникенче йөзнең беренче яртысында яшәп иҗат иткән галим, дин белгече Сөләйман бине Дәүд Әс-Саксининың гарәп телендә язылган дини-фәлсәфи трактатының татар һәм рус теленә тәрҗемәсен үз эченә алган фәнни басма. Авторның әлеге әсәрен Идел буе Болгар дәүләте чорыннан безнең көннәргә килеп җиткән хезмәтләрнең иң беренчесе дип әйтергә мөмкин. Китапта Коръән сүрәләренә, хәдисләргә, риваятьләргә аңлатмалар, көнчыгыш мөселман әдәбиятының киң таралган сюжетларына зур урын бирелә. Аны дини белеме булган кешегә укуы җиңелрәк, ул вакыйгаларның нәрсәгә, кемгә кагылышлы икәнен тиз төшенеп ала. Милләттәшләр, бу китапны ничек тә табып укырга киңәш итәм. Мин үземә бик күп мәгълүмат тупладым. Бу гүзәл әсәр дөньяга карашны киңәйтә, офыкларны ача, иманны ныгыта. Китапны укыгач, күңел тынычлана, үзеңә ышаныч арта. Тагын бер тапкыр үзебезнең артык мал артыннан кууыбызны, кирәкмәгән гамәлләр белән вакытыбызны үткәрүебезне искә төшерәсең. Әйтергә кирәк, китап җиңел укыла, кулга карандаш тотып, кирәк урыннарын асларына сызып укыдым, халык белән очрашуларда бу материаллар кирәк булачак. Гомерем җитди китаплар укып үтә, бу академик басманы иң яхшыларыннан берсе дип саныйм. Шәһри Болгар җыенында һәр төбәктән мөфтиләр, дин әһелләре катнаша, аларга ошбу китап бүләк итеп бирелгәндер инде. Соңгы өч дистә елда Якын Көнчыгыш һәм Европа илләре китапханәләрендә бу кулъязманың кырыктан артык күчермәсе булуы ачыкланган. Иң күп саны – тугызы Төркиядә, Истанбулның «Сөләймания» китапханәсендә саклана. Бу кулъязманы максатчан эзләү Казанның 1000 еллыгы алдыннан (2005 елда) башланган. Күп эзләнүләрдән соң аны табып, микрофильм рәвешендә Рәхим Сөләйманов Казанга алып кайткан.

Бу гүзәл әсәрдән өзек китерәм: “Аллаһ Мөхәммәднең (г.с.) нурын әйберләрне яралтудан җиде мең ел алдан бар иткән, диләр. Һәм бу нур тәваф кыла башлаган. Аллаһ нурга сәҗдә итәргә кушкан урынга җиткәч, нур сәҗдә иткән һәм йөз ел шул халәттә булган. Аллаһ Мөхәммәднең (г.с.) нурын ун өлешкә бүлгән. Беренче өлештән – Гарешне, икенче өлештән – каләмне, өченче өлештән – Ләүхелмәхфүзне, дүртенче өлештән – кояшны, бишенче өлештән – айны, алтынчы өлештән – планеталарны, җиденче өлештән – фәрештәләрне, сигезенче өлештән – Көрсине, тугызынчы өлештән – мөэминнәр нурын, унынчы өлештән Мөхәммәднең (г.с.) үзен бар иткән”.

Наилә Яуширмәле Потеева-Фатыйхова,

Чардаклы бистәсе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*