tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Меценат, депутат, президент
Меценат, депутат, президент

Меценат, депутат, президент

Соңгы елларда киң кырлы җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән якташлары һәм милләттәшләре арасында дан-абруй казанган, тормышчан һәм гражданлык активлыгы белән түрәләр каршын­да танылган Ирфан Таһир улы Шаиповның халык файдасына куйган фидакарь хезмәтен нәкъ менә әңгәмәбезнең баш язуы­на чыгарган тәртиптә тасвирлап үтәргә кирәк дип таптык. Әйе, уңышлы эшмәкәр, аннары берничә срок рәттән Түбән Новгород өлкәсендәге туган авылы Кочко-Пожар администрациясенең авыл советы депутаты була­рак кече ватанына, газиз авылдашларына карата кылган меце­натлыгы турында бик күп сөйләргә мөмкин. Монысы аңлашыла да, чөнки туган авылында яки районында абруйга лаек булган шәхес кенә югары үрләргә һәм дәрәҗәләргә ирешә ала һәм безнең бүгенге әңгәмәдәшебез нәкъ шундыйлардан.

Ирфан Таһирович, туган авылыгыз файдасына башкар­ган нинди эшләрегез аеруча да күңел канәгатьлеге китерде?

– Аларны шул мәлдә санап китү мөмкин түгел. Авылдагы балалар һәм хоккей мәйданчыкларын-нан алып, аның бүгенге ас­фальт юлларында, урам як-тырткычларының күплегендә, мәчетнең беренче катында уку-укыту һәм аш мәҗлесе кору өчен заманча шартлар тудыру­да, үзәк суүткәргечне өлешчәләп яңартуда, Пожар елгасының үзәнен тирәнәйтүдә чамача өлешем бар, дип саныйм. Авы­лым һәм авыл халкым өчен нин­ди генә эш башкарсам да, күңел канәгатьлеге кичерәм, ә инде авылдашларның бер рәхмәте җанга мең дәва булып ята.

Хәзер менә яңа ФАП төзегәнче-гә кадәр, вакытлыча гына булса да участок хастаханәсен саклап калу буенча җирле территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдул­лин белән кирәкле түрәләргә чы­гып, сөйләшүләр алып барабыз. Керәсе елда федераль програм­ма буенча Кочко-Пожарда да модульле ФАП төзелергә тиеш. Әмма ләкин авылдашларның үтенечен күз уңында тотып, без анда теш кабинетын да, көндезге бер-ике стационар койка булды­руны да бу өлкәдәге җаваплы түрәләргә шушы “халык таләбен” ирештердек.

Ә инде Кочко-Пожарда үткән Сергач округы сабан туе авы­лыбыз данын да, милли бәй-рәмебезнең дәрәҗәсен дә тиеш­ле югарылыкка күтәрде дисәм, бер дә ялгыш булмас.

Милли бәйрәмебезгә дәрәҗәле статус биргән өчен Сергач окру­гы башлыгы Олег Радаевка, җирле депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев йөзендә барча депутатларга тирән ихтирамым­ны белдерәм. Шулай ук Сергач округы хакимиятенә авылла­рыбызны төзекләндерү буенча төрле программаларга керергә булышлык күрсәтеп торганнары өчен дә зур рәхмәт.

2024 елда Сергач округы сабан туен әлегә 20 июльгә билгеләп куйдык. Аның программасын тагын да баерак итәр өчен берничә кы­зыклы идеябез дә бар, шуларның берсе – ат чабышлары оештыру.

– Кочко-Пожарда узган Сергач округы сабан туе – иҗтимагый эшчәнлегегезнең иң зур каза­нышы дип беләм. Ә бит әле Сез Сергач округы депутатлары Со­ветында өч татар авылы өчен җаваплы – Сезнең карамактагы Кочко-Пожарга Шөбиле белән Печә дә өстәлде.

– Әйе, Шөбиле халкының көн-күрешен яхшырту буенча җирле территориаль бүлек җитәкчесе Илдар Мөхәммәдияров белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Депутат программасы буенча, авылның урам яктырткычла­рын заманчага алыштырдык, аларның санын арттырдык, ба­лалар мәйдәнчыгы булдырдык һәм кайбер тыкрыкларга вак таш салдык. Мөмкин булган кадәр өлкә, федераль программалар ярдәмендә һәм округ хакимияте булышлыгында Шөбиледә яшәү рәвешен комфортлы итәр өчен, әйткәнемчә, Илдар Эмирович белән киңәшләшеп эш итәбез.

Туган авылы Шөбиленең авыл хуҗалыгы җирләрендә фермерчылык белән уңышлы шөгыльләнүче Фаил Арифул­лин белән дә без бик дус, якын мөгамәләдә. Һәм аның да кече ватанына куйган игелекле хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Фаил Харис улы ярдәмендә Шөбиле мәчетенең түбәсе яңартылды, янгын депосы өчен яңа бина булдырылды, җәй айла­рында спорт белән шөгыльләнер һәм Пьяна буенда күңелле ял итәр өчен тиешле шартлар туды­рылды. Ә иң мөһиме – шәһәрдә яшәүче яшь авылдашлары ара­сында аңа ышаныч зур, шуңа бу инициатив төркемдә торган ак­тив позицияле шөбилелеләрнең дә авыл файдасына куйган өлешләре олы игътибарга лаек.

Печәгә килгәндә, бу авылның да активы белән элемтә бар, аларны борчыган проблемалар турында бер-ике тапкыр инде Рәсим Айсин белән очрашып сөйләштек һәм аңлаштык (фото­да). Шулай ук Печә авылы кергән Лопатино территориаль бүлеге җитәкчесе Сергей Кунтенков аша да печәлеләрнең хәлләрен белешеп торам. Хәзерге ва­кытта Сергач хакимияте белән берлектә андагы клубны саклап калу юлларын эзлибез. Биредә дә депутат программасы буенча урам яктырткычларын яңарттык һәм арттырдык. Яңа суүткәргеч линия узган тыкрыкны киләсе елда вак таш белән ныгытырга планлаштырабыз. Җәй айларын­да печәлеләргә матур концерт бүләк иттек. Ә шөбилелеләр белән пожарлы ханымнарга икен­че ел рәттән инде Кочко-Пожар мәдәният йортында 8 Март хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырдык һәм киләсе елда да кадерле хатын-кызларны яхшы концерт программасы белән сөендерербез, Аллаһы боерса.

– Депутатлык бурычыгыз турында аңлашылды кебек. Әмма ләкин Сез бит әле СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү уңаеннан Сергач округы де­путатлары Советы каршында булдырылган махсус комисси­яне дә җитәклисез, шул турыда да бераз сөйләп үтсәгез иде.

– СВОга ярдәм турында сөй-ләгәндә, округның ветераннар советы каршында махсус счет ачтык, шуның аша хәрбиләргә гуманитар йөк туплана һәм сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә.

Шөбиле, Печә халкына рәхмәт, алар махсус акция игълан итеп, үз авылларыннан СВОда катнашучыларның гаиләләренә берникадәр финанс ярдәм күр-сәттеләр.

Ә Кочко-Пожар халкы турында аерым хөрмәт белән сөйләргә кирәк, чөнки Сергачтан берен­че гуманитар ярдәм тупланган­да, авылдашлар нык булыш­ты һәм ул йөкне без урынына кадәр илтеп тапшырдык, шун­да сугышчыларның көнкүреше белән дә танышып кайттык. Аннары тагын ике тапкыр ярты­шар миллионлык адреслы гу­манитар ярдәм озаттык. Безнең балалар бакчасы коллективы да, анда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә бу игелекле акцияләргә бик теләп кушылды һәм госпитальдә дәваланучы сугышчыларга азык-төлек белән дә алар ярдәм итте.

– Ирфан Таһирович, Сергач­та тимер юл уза торган күпер астындагы юлны төзекләнде-рү белән Сезнең абруй ерак-еракларга яшен тизлеге белән таралды. Сергач шәһәрен Ра-ботки-Порецкое автотрассасы белән тоташтыра торган шушы кичү юлы белән файдаланучы­лар бүгенгесе көнгә кадәр Сезгә рәхмәтле, дип беләм.

– Теләк белән мөмкинлек тәңгәл килгәндә, халык өчен теләсә нинди эш кылырга әзермен. Кем белә, без тотынмасак, бәлки бүгенгесе көнгә кадәр переезд аша йөреп интегер идек.

Тагын шуны әйтергә кирәк, “Ту­ган як” газетасы үзенең социаль челтәрләрендә бу кичү төшенә ике яклап асфальт салу идеябез­не язып чыкмаган булса, бәлки, асфальт та түшәлмәс, анда коеп торган кулланыштагы пычрак су да туктатылмас иде.

Моның белән ни әйтмәкче бу­лам, пресса үз эшен эшли һәм ул халык файдасына булганда, аеруча да шатмын.

– Меценатлык белән депутат­лыгыгыздан әле президент-лык вазифагызга күчик. Чын­лап та, Нижгар татарларына гына хас булган милли кө-рәшебезне саклап калу мак­саты белән үзебезнең өлкә федерациябезне яңадан бул­дыру мәсьәләсе калкып чык­кач, аны җитәкләү тәкъдиме белән Сезгә кем иң беренче чыкты?

– Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты Рушан Рамазанов тәкъдим ясады һәм урындагы теләктәшләрем белән шул хакта фикер алышканнан соң, ризалыгымны бирдем. Хәер, яңа көрәш федерациясен төзү макса­ты белән оештыру комитетының беренче утырышында ук тәҗ-рибәле көрәшчеләребез, Кы­зыл Октябрь районы хакимия­те һәм дә күренекле җәмәгать эшлеклеләребез мине берта­выштан бу вазифага сайлап куй­дылар, һәрьяклап ярдәмнәрен ышандырдылар. Аллаһыга мең шөкер, без бергәләп бу катлаулы эшнең очына чыктык. Инде дөнья кубогы ярышларында җиңүче белән бакыр призёрыбыз да бар. Беренче Идел буе сабан туен­да милли татар көрәшенең ике төрендә дә безнең егетләр җиңеп чыкты. Яшьләребез һаман күбрәк ярышларда катнаша башлады. Кирәкле нормативларны үтәгән очракта, хәзер спорт осталыгын чагылдырган исемнәр дә бирә алабыз. Билбаулы көрәш буенча өлкә федерациябез каршында тәҗрибәле судьялар коллегиясе төзелде һәм аларга да тиешле дәрәҗәдәге исемнәр биреләчәк. Ә федерация советын күренекле тренерлар тәшкил итә.

Хәзер без киләсе 2024 елга ярышлар календарен төзү белән мәшгуль. Шулар сафына кайбер сабантуйлардагы көрәш ярыш­ларын да кертәргә исәп бар.

– Төбәктәге иҗтимагый тор­мышны тагын да җанландыра төшү өчен, Бөтендөнья татар конгрессы белән эшлекле хезмәттәшлекне җайлау сора­ла.

– Әлбәттә, БТКның рәисе Ва­сил Шәйхразыев белән дә, аның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән дә без яхшы таныш. Шул элемтәләрнең беренче уңай нәтиҗәсе була­рак, быел безнең Сергач округы сабан туенда БТКның катнашы булды.

Икенчедән, Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, Россия белән Татарстанның ат­казанган мәдәният хезмәткәре, Казандагы Нижгар якташ­лыгы җитәкчесе Рифат Фат­тахов белән эшлекле тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Шул дустанә мөнәсәбәтләрнең бер уңышлы проекты – бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлап Кочко-Пожарда үткән сабан туен әйтер идем.

Гомумән, төбәгебездәге бар­лык иҗтимагый һәм дини оеш­малар җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән җылы һәм дустанә мөгамәләдә торам, милли-мәдәни һәм рухи тормы­шыбызда булган вакыйгаларны күзәтеп барам, кайберләренә җентекләп анализ ясыйм.

Иҗтимагый тормышны җан-ландыру дисез. Милләтебез, Нижгар татарларыбыз, ана телебез, милли мәдәниятебез һәм спортыбыз файдасына иҗтимагый оешмаларыбызның бер тере, сәламәт организм бу­лып, нәтиҗәле рәвештә эшләвен тәэмин итәр өчен, үзара дус­лыкны булдыру катгый сорала. Иҗтимагый оешмаларыбыз күп, ә файдалары аз.

Икенчедән, иҗтимагый тормыш­та милли хәрәкәтне җанлы хәлдә тотар өчен ел буена төзелгән уртак план һәм стабиль финанс тотрыклылык кирәк. Грантлар исәбенә санаулы чаралар оеш­тырып, аннары тиешле орган­нар каршында отчёт тотар өчен генә уздырылып килгән бәйрәм кичәләре белән ана телебез­не дә, милли мәдәниятебезне дә саклап калу зур шик туды­ра. Шуңа безнең якын планда хәлле милләттәшләребезне, уңышлы фермерларыбызны һәм эшмәкәрләребезне Сер­гач җирлегендә берләштергән бизнес-клуб ачу идеясе тора. Бүгенгә аның исеме дә табыл­ды кебек һәм егермедән ар­тык милләттәшебез бу клубка керергә теләген дә белдерде инде.

БТКның Милли шура рәисе Васил Габтелгаязович белән очрашканда, ул иҗтимагый оешмаларыбызның җитәкчелә-реннән торган координацион со­вет оештыру тәкъдимен ясаган иде. Миңа калса, бу идея белән дә файдаланасы кирәк.

– Ирфан Таһирович, димәк, узып барган елдагы иҗтима-гый эшчәнлегегезгә шик-шөб-һәсез “яхшы” билгесе куярга мөмкин. Газиз халкыбыз һәм милләтебез файдасына баш­карган эшләрегез Аллаһы кар­шында булсын һәм ният кыл­ганнары да уңсын. Сезгә Яңа елда яңа уңышлар телибез!

– Мөмкин булса, мин дә “Туган як” газетасы редакциясен һәм укучыларын, миңа ышанычла­рын белдергән сайлаучыларым­ны һәм барча фикердәшләремне Яңа ел белән ихластан кот­лыйм һәм һәрбересенә иң изге теләкләремне юллыйм!

Киләсе елда безне мөһим ва­кыйга – Президент сайлаула­ры көтә. Шуңа бу кампаниядә барыбызның да актив булуын үтенәм.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*