tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ә син белә идеңме? Яңа ел турында 10 факт
Ә син белә идеңме? Яңа ел турында 10 факт

Ә син белә идеңме? Яңа ел турында 10 факт

Беренче карашка, елның иң могҗизалы вакыйгасы турында инде бөтен әйберне дә белеп бетергәнбез кебек. Әмма Яңа ел турында без хәтта уйлап та карамаган фактлар бар икән бит, дуслар. Шуларның унысы белән язмада бүлештек.

1. Урта гасыр Ауропада чыршыны аскы ягын түшәмгә беркетеп элгәннәр. Ни өченме? Болай гына, кәеф кәтәренкелеге өчен. Яңа елны могҗизалар һәм бераз сәерлекләр төне итеп кабул иткәннәр.

2. Беренче электр гирляндасы эленгән чыршы 1895 елда кабызыла. Ул Ак йортта,  АКШ президенты резиденциясе алдында куелган була.

3. Белгәнеңчә, барлык Кыш бабайлар да бүләкләр китерә, ләкин төрле илдәгесе – төрлечә. Әйтик, чыршы астында бүләкне Россия Кыш Бабае калдыра. Оек эчендә бүләкләрне – инглизләр һәм ирландлар, ә итектә мексиканнар таба. Франциядә Яңа ел бүләкләре төтен морҗасы аша төшә, ә Испаниядә алар балконда көтә. Швециядә исә Кыш бабай бүләкләрне мичкә сала, ә Германиядә тәрәзә төбендә калдыра.

4. Санта Клаусның хатыны бар. Аны Миссис Санта-Клаус дип йөртәләр.

5. Безнең Кыш бабайның туган көне – 18 ноябрь. Кыш бабайга төгәл генә ничә яшь булуын беркем белми, әмма китап битләрендә ул беренче тапкыр 1840 елда пәйда була.

6.Кыш бабай өйгә бүләкләр белән Яңа ел бәйрәм ителә башлаганнан бирле килә. Элек ул бүләкләрен тәртипле балаларга гына тапшырган, ә шук һәм тыңламаганнарны таяк белән кыйнаган.

7. Яңа ел төнендә теләнгән теләкләрнең 30%ы гына чынга аша.

8.Россиялеләр оекны (носки) иң начар бүләк дип саный.

9. 30 декабрьдән 31 декабрьгә каршы төндә күрәзә, хак төшләр керә. Шуңа ул төшне исеңдә калдырырга тырыш.

10. Россиядә беренче бәйрәм чыршылары фонарьлар, гирляндалар, алмалар һәм конфетлар белән бизәлә торган булган.

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*