tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елга яңа теләкләр!
Яңа елга яңа теләкләр!

Яңа елга яңа теләкләр!

Узып барган елның ахыргы көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге активистлары 2024 елга планнар кабул итү нияте белән оешманың җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов, аның урынбасары Рәмзия Дәүләт кызы  һәм комиссия җитәкчеләре белән очрашты..

2023 елга нәтиҗә ясау һәм киләсе елга  планнар карау максат итеп куелды.
Әлбәттә, барыбызны да борчыган  проблема, ул татар телен, гореф-гадәтләребезне саклап калуны максат итеп кую. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренә игьтибарны арттыру, патриотик тәрбия бирү турында да әңгәмәләр булды. Бу турыда профессор Энгель Ризак улы Таһиров үзенең чыгышында чагылдырды…
ТР халык артисты Миңгол Галиев үзенең татар моңын үстерергә, яшьләргә күбрәк бу турыда аңлату эшләрен җәелдерергә дигән ният белән  чыгышын тәмамлады.

Кичәдә кунаклар арасында Нурлат якташлар оешмасы Рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтаховка Рәхмәт хаты  тапшыручылар да бар иде. Райондашы Алмаз Камаловка Кечеткәнле авылы тарихы турында китап чыгаруда олы ярдәме  өчен иде ул хат. Әлбәттә, яңа гына “табадан төшкән” китапны якташыннан бүләк итеп тапшырдылар.

2024 елның январь аенда оешманың беренче утырышы  планлаштырылган.
Утырыш ахырында килгән кунакларга Яңа ел бүләге итеп автор башкаручы – баянчы Рәис абый Гөбайдуллин, автор башкаручы Фируза Хафизова, Наиля Сафина матур җырларын бүләк иттеләр. Яңа елга яңа теләкләрне Фәрид  Фәиз улы Мифтахов җиткерде!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*