tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтәбез киләчәге яшьләр кулында
Милләтәбез киләчәге яшьләр кулында

Милләтәбез киләчәге яшьләр кулында

Нәкъ менә шул тезиска таянып, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче актив татар яшьләрен берләштерү, милли-мәдәни консолидацияләү, инициативалары һәм яңарыш проектлары белән танышу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, аның каршында эшләүче “Идел” яшьләр үзәге һәм Федераль милли-мәдәни автономиясе “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең информацион партнерлыгында 14-18 сентябрьдә “XXXI Татар яшьләре көннәре”н (аннары ДТМ) оештырды. Илебезнең 28 регионыннан һәм Татарстанның 13 районыннан булган 180 делегат арасында Түбән Новгород өлкәсеннән миңа да катнашырга насыйп булды.
Биш көн дәвамында без төрле Татарстанның күренекле шәхесләре белән очраштык, төрле мастер-класслар уздык, проектлар буенча фикер алыштык, иҗади бәйгеләрне карадык, социаль челтәрләрне куллануда яңа тәҗриҗә тупладык һәм, әлбәттә, җылы аралаштык.

“Татар яшьләре көннәре” 1990 елдан башлап оештырылып килә. Узган пандемия елы да чыгарма (исключение) түгел иде. Кагыйдә буларак форум кунакларын “Идел” яшьләр үзәге кабул итә. “ДТМ”нан тыш аның базасында татар яшьләре лидерлары һәм блогинг мәктәпләре үткәрелә, ә яшүсмерләр катнашуында “Милләтләр хәзинәләре” һәм “Иделем акчарлагы” сменалары уза.

Казанның Габдулла Кариев исемендәге театрында узган ачу тантанасында форум делегатларына сәламнәрен татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, яңа гына билгеләнгән Татарстанның яшьләр эше буенча министры Тимур Сөләйманов, “Татмедиа” агентлыгының генераль директоры Шамил Садыков, республиканың мәдәният министрлыгының масса-күләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, “Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова ирештерделәр һәм алдагы көннәр барысы өчен дә нәтиҗәле, гомергә истә калырдый булып үтсен дигән теләктә калдылар. Бүләкләү һәм кыска концерттан соң форум делегатларын Лаеш районына илтеп, Боровое Матюшино поселогында урнашкан “Идел” үзәгендә урнаштырдылар.
Алдан әйткәнебезчә, 31нче тапкыр “ДТМ”га Россиянең төрле төбәкләреннән 180 егет һәм кыз җыелды. Түбән Новгород төбәгеннән миннән тыш бу чарада өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе активисты Илшат Камалетдинов катнашты. Делегатлар географиясе аеруча киң иде: Калининградтан алып Красноярскка һәм Салехардтан алып Әстерханга (16 кешелек делегация) кадәр. Аларның күп өлеше биредә беренче тапкыр катнашты, ә кайберәүләр өчен бу инде алтынчы, җиденче, унынчы килү иде. Шулар арасыннан иң тәҗрибәлеләре һәм активлары төркемнәрнең кураторлары итеп билгеләнде. Беренче көн программасы танышу белән чикләнде. Аның кысаларында кайбер делегацияләр оештыручыларга үз төбәкләренә хас булган күчтәнәчләрен тапшырды.

Форумда катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше өчен, шуңа һәр иртәне саф һавада зарядка белән башлый идек. Чәршәмбе көне программасының беренче өлешенә “Уку-укыту интенсивы” билгеләнгән иде. Аның кысаларында археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты Фаяз Хузин делегатларны татар милләтенең барлыкка килү чорына алып кайтты. Фаяз Шарип улының лекцияләре өч көн рәттән дәвам итте.
Тарих дәресеннән соң “мастер-класслар” вакыты башланды. Яшьләр үз теләкләре белән тарих, татар телен өйрәнү, вокал, журналистика, актерлык осталыгы юнәлешләрен сайлады. Һәрбересен шушы тармак осталары алып барды. Мин йөргән журналистика түгәрәген “ТНВ” телеканалы хезмәткәре Луиза Закирова әйдәп барды, ә аның хезмәттәше Ләйсән Хөснуллина форум делегатларыннан тәэсирләрне сораштырып интервью алды.

Төштән соң “Идел” үзәгенә очрашуга “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина килде. Ләйсән ханым холдингның эшчәнлеге, медиа киңлеккә исәпләнгән программалар белән таныштырды, егет-кызларны хезмәттәшлеккә чакырды, перспективалы проектларны тормышка ашыруда ярдәмнәрен ышандырды. Аннары “ДТМ” катнашучыларын “Яшьләрнең эшкә карашы. Ялланып эшләү/шәхси бизнес” дигән кызыклы дискуссия көтте. Мордовия һәм Әстерхан делегатлары Тимур Чугунов белән Данил Хальмуратов эшмәкәрлек вәкилләре, ә Ләйсан ханым һәм Татарстанның танылган табибы Ильяс Нуреев дәүләт хезмәтчеләре буларак бу темага кызу фикер алышты.
Әлбәттә инде, бизнесеңны башлап җибәрсәң, үзеңә үзең хуҗа буласың, әмма бу очракта инде бөтен җаваплылык үз җилкәңә төшә. Икесенең берсе. Кайсы юлны сайларга һәркем үзе хәл итә.

Шул теманы дәвам итеп, “Түбәтәй” тиз туклану милли ризыклар челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин бу проектның барлыкка килүен сөйләде. 2010 елдан башлап шушы хәләл ресторан-кафеларда 3 млн артык кешегә хезмәт күрсәтелгән, ә аның эшчәнлеге турында 15 млн артык милләттәшебез белә. Аш-судан гайре “Түбәтәй”дә милли киемнәр дә җитештерелә икән. Киләчәктә шушы брендны Мәскәүгә, аннары башка эре шәһәрләргә чыгару планлаштырыла.
Беренче көннең программасы “Идел”дә кичке чара белән тәмамланды. 12 катнашучы “Идел егете һәм кызы” бәйгеләрендә ярышып, җыр-моңда сәләтләрен күрсәтте, туган җирләрен танытты. Нәтиҗәдә, һәрбересе төрле номинация буенча җиңүче булып табылды. Иҗади конкурс кичке дискотека белән дәвам итте.
16 сентябрьдә мастер-классларда шөгыльләнгәннән соң, “ДТМ” әгъзалары Илдар Гыйльметдинов белән очрашты. Илдар Ирек улы федераль автономиянең төбәкләрдә милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә башкарылган эшләрне билгеләп узды, яшьләрне актив булып, сүлпәнлеккә бирелмичә, үз тәкъдимнәрен түрәләргә дөрес итеп җиткерә белергә чакырды һәм инициатива белән чыгучылар булса, Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы булдыруда ярдәмен ышандырды. Шуны да әйтергә кирәк кечкенә милли проектларны финанс яктан тәэмин итәр өчен узган 30 нчы “ДТМ” нәтиҗәләре буенча меценатлар клубы булдырылган.

Пәңҗешәмбенең икенче өлешендә Россия төбәкләрендә тормышка ашырыла торган татар яшьләренең проектлары тәкъдим ителде. Презентацияләр белән Алтай, Иваново, Мәскәү, Омск, Удмуртия, Ростов, Пенза һәм Башкортостан вәкилләре чыгыш ясады. Араларында аеруча кызыклары да бар иде. Мәсәлән, Мәскәүдән Рөстәм Шакиров элекке татарларның көнкүрешен чагылдырган гравюралар һәм фотосүрәтләр күргәзмәсен оештыру турында хыяллана. Ә менә Ростовтан Елена Бинеева нәсел шәҗәрәләрен булдыру максаты белән якташ- милләттәшләрне җыеп, очрашулар оештырырга планлаштыра.
Аннары “ДТМ” катнашучыларына “Миллиард.татар” проекты турында мәгълүмат бирелде. Ул быелдан эшли башлаган һәм аның ярдәмендә географик картада милләттәшләребезнең таралуын өйрәнергә мөмкин.
Бу көннең дә программасын төпләп, “Идел” үзәгенең конференцияләр залы кабат шау-гөр килде – “XXXI Татар яшьләре көннәре” кысаларында “Идел моңы” һәм “Танцпол йолдызлары” бәйгеләре үткәрелде.

17 сентябрь иртәсендә делегатлар алдында чыгыш ясарга танылган сәясәт белгече Руслан Айсин, “Ялкын” журналы баш мөхәрире Илназ Фазуллин һәм популяр блогер Айнур Әхмәтов килделәр. Руслан Айсин бүгенге вакытта милләтебезнең хәләтен, киләчәген бәяләде. Илназ Фазуллин һәм аның урынбасары Рәмзия Галимова журналның эшчәнлеге һәм социаль челтәрләрдә эш итә белүче белгечләрне әзерләүгә ярдәм итүче “Татмедиа Junior” проекты белән таныштырдылар. Ә Айнур Әхмәтов “Инстаграмда” оешма сәхифәсен үстерү буенча киңәшләрен бирде. Шул ук көнне бер төркем яшьләр “ТНВ” телеканалының “Таяну ноктасы” һәм “Манзара” тапшыруының кунаклары булдылар, “Шаян ТВ” һәм “Ялкын” YouTube каналларына интервью бирделәр.
Җомга программасының икенче өлеше әдәби-музыкаль һәм кичке чаралардан торды. Беренчесе кысаларында “MINGAZOV” беренче татар кавер-төркеме ике сәгатьлек концерт бирде, ә икенчесендә “Ширбәтле пар” бәйгесендә ике дистәгә якын егет-кыз катнашты.

18 сентябрь «XXXI Татар яшьләре көннәре”нең соңгысы иде. Ябу тантанасында делегатларга махсус сертификатлар тапшырылды һәм “ДТМ” лидеры конкурсы җиңүчесе сайланды. Моңа Оренбург өлкәсеннән Ринат Каштанов лаек дип табылды. Шулай ук барыбызга да “Татмедиа” холдингы тарафыннан “Татар дөньясы” китабы, ә Федераль милли-мәдәни автономия исеменнән бер капчык әдәби әсбаплар тапшырылды. 31 нче “ДТМ” гомумфотога төшү белән тәмамланды.
Барлык катнашучылар берсүзсез бу кызыклы, мавыктыргыч чарада катнашуга бик шат иделәр. Бу көннәрдә без яңа белемнәр генә түгел, күп кенә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптык. “ДТМ”га бер барсаң, аңа яңадан кайтасы килә, дип юкка гына әйтмиләр бит аның делегатлары. Әлеге чараны, оештырганнары өчен чын күңелдән “Идел” үзәге директоры Зөлфия Ибләминовага һәм аның карамагында хезмәт итүче белгечләргә рәхмәт әйтәсе килә. Иң мөһиме – егет-кызлар туплаган тәҗрибәләрен, белемнәрен үз төбәкләренә кайтып, милләтебез үсешенә куллансын иде.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*