tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтнең нигезе — авылда
Милләтнең нигезе — авылда

Милләтнең нигезе — авылда

16 мартта Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Әлеге чарада илнең 39 төбәгеннән 832 (шул исәптән Удмуртиядән 18 кеше) кече бизнес, фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалык вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасында узган кече һәм урта бизнес форумнарына берничә тапкыр барган булсам да, авыл эшмәкәрләре форумында беренче катнашуым. Авылның киләчәген кайгыртып яшәүче эшмәкәрләрнең күп булуына сөенеп кайттым.

Авылларда эшмәкәр яшьләргә аралашу мәйданчыгы кирәк!

Чара Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү белән башланып китте. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, стратегик документны төзү буенча эшче төркем җитәкчесе Дания Заһидуллина документның нигезе турында сөйләде. «Эскиз даими рәвештә үзгәртелә, аңа яңа тәкъдимнәр өстәлә. Залда җыелган һәр кеше документны эшләүдә катнаша һәм үз тәкъдимнәрен җибәрә ала. Сез үз җирлекләрегездә абруйлы, зыялы, үз сүзегезне, үз фикерегезне җиткерә алырдай, милләтне саклау юнәлешендә матди ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр. Милләтнең киләчәге сезнең дә кулларда», — диде ул.

Эшмәкәрләр документка бәйле сорауларын бирделәр, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Икенче өлештә катнашучылар мәйданчыкларга бүленеп эшләделәр. Миңа Казанның IT-парк бинасында үткән татар авылы киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләренә ба­гышланган секциядә катнашырга насыйп булды. Секциядә Татарстан районнарының уңышлы яшь бизнес коручылары, Казанның аграр университеты вәкилләре һәм авыл тарихын өйрәнүче галимнәр – барлыгы йөзгә якын делегат катнашты. Әлбәттә, үземә кызыклы фикерләрне теркәп бардым. Белем бирү һәм яшьләр оештырган уңышлы бизнес үрнәге булган Казан аграр университетында «МВА-Агробизнес» программасы эшләп килә икән. Ике ел белем алгач, яшьләр чит илләргә, Россиянең башка төбәкләренә стажировка үтәргә бара ала. Шулай ук әлеге программа кысаларында яшьләрне авыл җирлегендә эшләүче идарә итүче кадрлар резервына өстәү бар.

Иң сөендергәне Әгерҗе районы Касай авылыннан Айнур Әхмәдиевнең чыгышы булды. Айнур — инвес­тор ярдәмендә 5 гектар җирне эшкәртеп, уңыш алучы эшмәкәр. Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы буенча Әгерҗе районы иң артта сөйрәлүчеләр исәбендә. Айнурның туган авылына кайтып зур эш җәелдерүе башкаларга үрнәк. Ул: «Татарстанда җиләк үстерүчеләрнең формаль булмаган тәҗрибә уртаклашу берләшмәсе бар, ләкин авыл җирлегендә бизнес коручы яшьләрнең үзара аралашу мәйданчыгы юк», — диде.

Авылларны җанландыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов авылларда җыен оештыру кирәклеге турында сөйләде. Җыен үз эченә дини чаралар, өмә, авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү, авыл тарихын язу һәм тамырларын барлауны ала. Мордовия Республикасының Аксюн авылы имамы Камил Бәдретдинов мәхәллә тормышы, дин һәм аның авылларга, эшмәкәрлеккә тәэсире турында сөйләде.

Канатланып кайттык

16 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үтте. Шунысы шатландыра: пленар утырыш коры сүзләр сөйләүгә генә кайтып калмады. Рөстәм Миңнеханов ара-тирә шаяртып, залдагы халыкның күңелен күтәрде. Пленар утырышта үзләренең шәхси эшләре белән таныштырып, чыгыш ясаучылар шактый булды. Татарстан эшмәкәрләре чыгыш ясаганда, республика тарафыннан төрле ярдәм күрсәтелүен искәртеп үттеләр.

Чит төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр: «Ник без дә Татарстанда яшәмибез икән?» — дип, ак көнләшү белән сөйләшеп утырдылар. Әлеге форумда катнашкан Удмуртиянең «Заря» җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Вәлитовларның гаилә предприятиесенә узган ел 25 ел тулды.

«Бүгенге көндә оешмада барлыгы 100дән артык кеше төрле белгечлекләр буенча хезмәт куя. Беренче көннән үк «басу-кибет киштәсе” ябык циклы белән эшләргә дигән максат куйдык. Бүгенге көндә оешмабыз ике муниципаль районда — Завьялово Игра районнарында урнашкан. Безнең карамакта 2600 гектар шәхси җир һәм бер меңнән артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән савым сыерлары 400 баштан артык. Бу җирләрдә эре мөгезле терлекләр өчен азык культуралары үстерелә. Безнең үсемлекчелек тармагы тулысынча терлекчелекне тәэмин итә. Мини-ит комбинаты һәм сөт заводы тулы куәтенә эшли. Ит комбинатында малны чалудан алып итне тулысынча эшкәртүгә кадәр — барысын да үзебез башкарабыз, казылык һәм башка ит продуктлары, шул исәптән ярымфабрикатлар эшләп чыгарабыз. Бүгенге көндә 40тан артык төрдәге колбаса, 2 дистәдән артык төрле ярымфабрикатлар җитештерелә. Ит җитештерү Татарстан Республикасы «Хәләл-комитет» сыйфат стандарты таләпләре нигезендә. Бу эшне җайга салырга нәкъ менә шушы җыенда алган тәҗрибә, элемтәләр ярдәм итте. Сөт ике мәйданчыкта — Завьялово районы Пирогово авылында һәм Игра районы Зур Зура авылында эшкәртелә. Каймак, эремчек, кефир һәм йогуртлар җитештерелә. Оешмабыз эшчәнлегендә мохтаҗларга ярдәм итүгә һәм хәйриячелек юнәлешендә шактый урын бирелгән.

Удмуртиядә узучы татар халкының Сабан туе һәм удмуртларның Гырон Быдтон бәйрәмнәренең традицион иганәчеләре булып саналабыз. Мәчетләргә, авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга, безнең районда урнашкан мәктәпләргә, балалар бакчаларына даими ярдәм итәбез. Мин узган еллардагы җыеннарда да катнаштым һәм мондый җыеннарның нәтиҗәле булуын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Бу бик сөендерә. Бөтендөнья татар конгрессының үзенчәлекле программалары арасында «Шәҗәрә» программасын да билгеләп үтәсем килә. Сүз уңаеннан, ул безнең гаилә тормышына чын мәгънәсендә үтеп керде. Шәҗәрә төзегәндә без Татарстанның Сарман районында узган гасырның 30нчы елларында өзелгән тамырларыбызны таптык. Бөтендөнья татар конгрессына барысы өчен дә зур рәхмәт», — диде ул.

Эшмәкәр кем ул?

Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айдар Габдуллин: «Сабан туе җыр-бию генә дигән кешеләргә мин, үз авылыгызга кайтып уздырып карагыз дияр идем. Без милли бәйрәмебезне зурлап оештырабыз. Ул — безнең өчен җыен үткәрү, аралашу, киңәшү урыны. Авылдагы һәйкәлне дә, паркны да бергәләп яңартабыз. Күмәк хуҗалыклар таралгач та бирешмәдек. 2017 елда кооператив төзеп, 12 шәхси, 3 фермер хуҗалыгы кушылдык. Сөт ризыклары җитештерәбез. Грант оттык. Җиһазлар алдык. Продукциябезне сатып алучылар да арта», — диде.

Пленар утырышта катнашкан Апас районы Карамасар авылыннан өч кыз бала белән килгән Нигъмәтҗановлар гаиләсен залдагы халык дәррәү алкышларга күмде. Әлеге гаилә шәһәрдән авылга күчеп кайткан. Гаилә башлыгы элек тә Мамадыш районында фермерлык белән шөгыльләнгән. Хәзер исә ул Апас районында 100 гектар пай җирләре алып, игенчелек белән шөгыльләнү өчен Президенттан ярдәм сорады. «Авылда яшәүчеләр өчен махсус программалар шактый. Ләкин алар яшьләр өчен. Безгә 37 яшь. Пенсия яшен күтәрделәр, ә нигә әлеге программаларда катнашучыларның яшен күтәрмәскә?» – диде ул. Авылда яшәүнең өстен якларын күрсәтеп, авылга кайтырга чакырдылар. Президент исә ярдәм күрсәтүне авыл хуҗалыгы министрына йөкләп, «Авылга кайтып китсәк, президиумда да утырырга кеше кирәк бит», — дип шаяртты.

«Татарларның 30 проценты Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Без авыл аша милләтне саклыйбыз, шәһәрдә бу авыр. Авыл — милләтнең нигезе. Татарстанда әле мөмкинлек бар, чит өлкәләрдә телне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклап калу бик авыр. Эшмәкәр кем ул? Ул Хөкүмәттән көтми, үзенә ышана, үзен, якыннарын туйдыра, эш бирә. Әгәр син көчле, нык, кесәңдә бераз акчаң булса, авыл өчен дә, бүтәннәр өчен дә ярдәм күрсәтә аласың. Күргәзмәдә бик күп төрле продукцияләр карадык. Казылыкны бер фабрика да эшли алмый. Ул шулкадәр авыр хезмәт, аның нечкәлекләре бар. Аның өчен күңелне биреп эшләргә кирәк. Хәләл продукция турында сүз алып барабыз, гомумән, хәләл тормыш турында да. Россиядә 20 млн нан артык мөселман бар. Аларга хәләл ризык, хәләл укыту, хәләл медицина — барысы да булырга тиеш. Мондый очрашулар безнең өчен дә файдалы. Сезне тыңлагач, эшегезне күргәч, үзебезгә дә бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк дигән бурыч куям. Сезгә уңышлар телим, киләчәктә дә күрешергә насыйп булсын”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

“Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге фойесында Татарстан, Оренбург, Түбән Новгород, Мордва, Чувашия, Башкортстан һәм башка күп кенә төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләре җитештергән товарлар урын алган иде. Казылык, сөт, кайнатма, үзебезнең кырлардан җыелган хуш исле үлән чәйләре, камыр ризыклары — җаның нәрсә тели бар да бар! Айрат Харисов — Татарстанда гармун телләре ясаучы бердәнбер оста. Ул гармуннарын алып килгән. Күргәзмәдә «Шаян ТВ» каналын, шулай ук яңа ачылучы «Без» каналын да тәкъдим иттеләр. Удмуртиядән барган эшмәкәрләребезгә форум бик ошады. «Күп эшмәкәрләр белән таныштык, алга таба хезмәттәшлек итәргә сөйләштек», — диделәр алар. Форумның икенче көне Татарстан республикасының Мөслим районында үтте. Бу турыда газетабызның киләсе санында укыгыз.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*