tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү хакында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөйләделәр
Милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү хакында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөйләделәр

Милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү хакында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөйләделәр

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына бардылар.

Биредә алар институт эшчәлеге һәм милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү методологиясе белән таныштылар.

Институт филология, сәнгать һәм мәдәниятара багланышлар өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерли. Белем йортын тәмамлаучылар фән, мәгариф, матбугат хезмәте, дәүләт идарә итү органнарында һәм коммерция оешмаларында һәм башка бик күп өлкәләрдә хезмәт куялар.

Институтта фәнни-белем бирү үзәкләре эшли. Шулай ук биредә өстәмә белем бирү программаларының киң спектрын тәкъдим иткән һәм халыкара тел сертификациясен гамәлгә куйган Казан халыкара лингвистик үзәге актив эшчәнлек алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*