tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей» 30 еллык юбилеен билгеләп үтте
«Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей» 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

«Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей» 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

24 апрель көнне «Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей» төзелүгә 30 ел тулды.

Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә белем бирүче 149 нчы номерлы лицей» МБМУ үзен инновацион белем бирү учреждениесе буларак таныта, анда  илнең интеллектуаль һәм икътисадый потенциалын арттырырга сәләтле, берничә тел белгән, көндәшлеккә сәләтле чыгарылыш укучысын формалаштыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Лицейга 1992 елда белем бирү милли учреждениесе буларак нигез салына, 1998 елдан КДПИ каршындагы татар-төрек лицеен һәм мәктәбен тоташтыру юлы белән татар-төрек лицее төзелә, ә 2008-2009 уку елын ул татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейга алыштырыла.

Лицейны үстерүнең төп идеясе – баланың ирекле үсешенә ярдәм итүче гуманистик ориентация мәктәбен булдыру. Бүген  белем алучыларны үстерү һәм аларга ярдәм итү, аларның интеллектуаль, социаль һәм шәхси мәнфәгатьләрен һәм һөнәри үзбилгеләнешен тәэмин итү өчен шартлар тудырылган инновацион мәгариф оешмасы буларак таныта.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлап, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*