tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли МультFest» фестиваленең Казандагы турыннан финалга узган мультфильмнар билгеле
«Милли МультFest» фестиваленең Казандагы турыннан финалга узган мультфильмнар билгеле

«Милли МультFest» фестиваленең Казандагы турыннан финалга узган мультфильмнар билгеле

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең бүген Казанда узган турында финалга чыккан мультфильмнар исемлеге билгеле. Барлыгы 24 мультфильм игълан ителгән иде. Республика этабына түбәндәгеләр чыкты:

Биектау районы — «Кокошникка каршы калфак»
Казан — «Әлифба»
Казан — «Мәрьям һәм Шүрәле»
Арча районы — «Туган җирем Татарстан»
Арча район — «Безнең гаилә»
Питрәч районы — «Эт белән песи»
Биектау районы — «Новый Данко»
Балык Бистәсе «Чәк-чәк» студиясе — «Су анасы», «Шүрәле» фильмнары
Биектау Күлле мәдәният йорты — «Тимурның Шүрәлене укырга өйрәтүе турында» әкияте
Казан шәһәре Кадыйровлар гаиләсе — «Сагыну» мультфильмы
Питрәчнең «Пестрляндия» студиясе — «Әби, бабай һәм чуар тавык»
Биектау — «Эш беткәч уйнарга ярый»
Әтнә — «Ел да узмады»
Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова искәрткәнчә, бүген диплом тапшырылган эшләр арасыннан лауреатлыкка дәгъва кылучылар исемлеге төзеләчәк. Ул 1 апрель «Татаркино» сайтында урын алачак.

«Без зона турларыннан бөтен эшләрне тагын бер тапкыр карыйбыз. Кемгә тавышны шомартырга кирәк, кемгә башка төзәтүләр — ярдәм итәбез», — дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

ТР Дәүләт Советы депутаты, жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин да кимчелекләр төзәтеләчәген әйтте.

«Кытыршы яклары бар, кем финалга чыга, аны эшкәртәсе бар әле. Камиллекнең чиге юк. Кайбер кешедә бераз тәҗрибә дә күренә. Сүзгә басым дөрес төшмәү, мантыйкка бәйләнеш булмау, көй, тавыш дәрәҗәләре дөрес салынмау бар, ләкин ул профессиональлек эше. Ул эшләгән саен шомара. Тулаем алганда, барысы да тырышып эшләгәннәр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Питрәчтән 6 нчы һәм 3 нче сыйныф укучылары Сәрвиназ Мирсәетова һәм Айзилә Яруллина «Эт белән песи» исемле мультфильм төшергән. «Сценариен үзебез төзедек. Гадәттә, эт белән песи талашып тора, ә без аларны дуслаштырырга уйладык. Үзебез курчаклар ясадык», — дип сөйләделәр.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*