tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе” бәйгесенең район этабында татар гаиләсе җиңде
Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе” бәйгесенең район этабында татар гаиләсе җиңде

Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе” бәйгесенең район этабында татар гаиләсе җиңде

Мәләкәс районы Никольское на Черемшане авылында “Ел гаиләсе” өлкә конкурсының район этабы узды. Әлеге бәйгедә җиңүчегә өлкә Губернаторының премиясе тапшырылачак.

Мәртәбәле конкурста катнашучылар арасында ике татар гаиләсе дә бар иде. Менә алар: Мөси авылыннан Мингәрәй һәм Гөлнәфис Сәхәбетдиновлар, Мулловка эшчеләр бистәсеннән Рөстәм һәм Гөлисә Гайнетдиновлар.

Күпләр өчен үрнәк булырлык гаиләләр үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр. Сәхәбетдиновлар гаиләсе “2021 ел гаиләсе” конкурсының муниципаль этабында җиңүче итеп танылды. Нәкъ менә алар Мәләкәс районын өлкә конкурсында тәкъдим итәчәкләр.

Губернатор Сергей Морозов инициативасы буенча безнең регионда “Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” дип исемләнгән китап басылып чыкты. Бу проект гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, үрнәк гаиләләрне күрсәтүгә, гаиләнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Анда Мәләкәс районыннан сигез гаилә кергән. Алар арасында Мулловка эшчеләр бистәсеннән Рәис һәм Лилия Шариповлар гаиләсе дә бар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*