tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда ислам дине һәм татар дини мирасы буенча фәнни-гамәли конференцияләр узачак
Чаллыда ислам дине һәм татар дини мирасы буенча фәнни-гамәли конференцияләр узачак

Чаллыда ислам дине һәм татар дини мирасы буенча фәнни-гамәли конференцияләр узачак

Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә ике зур фәнни-гамәли конференция көтелә.

Беренче фәнни җыен – иртәгә, раҗәб аеның 29-нчы көнендә (13-нче мартта), Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән VI Халыкара фәнни-гамәли конференция. “Ак мәчет” мәдрәсәсенә килеп чыгыш ясау мөмкинлеге булмаганнар ZOOM платформасы нигезендә видеоэлемтәгә чыгып катнаша алачак. Шулай итеп, Казакъстан, Әзербайҗан вәкилләренең, Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Мәскәү галимнәренең чыгышлары көтелә.

Конференция эшендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәт хәзрәт Гайфуллин, Татарстанның Кама буе төбәге казые һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, сәясәт фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Мәскәү лингвистика университетының фәлсәфә фәннәре кафедрасы мөдире Айдар Каюмов һәм башкалар катнашачак.

Конференциядә катнашучылар “Ислам теологиясенең актуаль мәсьәләләре. Ислам һәм мәдәниятләр диалогы. Хәзерге дөньяда дин”, “Ислам һәм фән: багланыш аспектлары. Исламның тарихка, мәдәнияткә, телгә һәм әдәбиятка йогынтысы. Ислам мәгърифәте: тарих һәм хәзерге чор. Исламда тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре”, “Студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге” кебек секцияләргә бүленеп эшләячәк.

Икенче фәнни җыен – дүшәмбе, шәгъбан аеның 2-нче көнендә (15-нче мартта), 18.00 сәгатьтә Чаллы мөхтәсибәтенең “Чаллы Яр” мәчете, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, “XIX гасыр ахыры – XX  гасыр башындагы татар дин галимнәре мирасы” фәнни-гамәли видеоконференция. Әлеге чара ZOOM платформасы ярдәмендә бары онлайн форматта үткәрелә. Конференциядә чыгыш ясау өчен Россия ислам институтында, Болгар ислам академиясендә укучылар һәм аны тәмамлаучылар, мәчет имамнары чакырыла. Чыгыш ясарга теләүчеләр видеоконференция темасына туры китереп чыгыш әзерләргә тиеш: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар дин галимнәре мирасының мөһимлеге, шул чорда яшәгән галимнең ниндидер бер дини мәсьәлә буенча карашлары һ.б. Эшләр татар телендә язылырга һәм биш биттән артмаска тиеш. Конференция нәтиҗәләре буенча җыентык бастырып чыгару күздә тотыла. Катнашу өчен фәнни мәкаләне 14-нче мартка кадәр [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*