Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр
Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

Татарстан Республикасы Милли музеена килүче туристлар төрле сувенирларга төшерелгән милли бизәкләрне буйый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Милли музей хезмәткәре Талия Нигъмәтуллина сөйләде. Бүген ул IT паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив мәйданчыгында мастер-класс үткәрде. Биредә халык йолалары курчаклары, борынгы заманнарда өйләрдә кулдан эшләнгән саклаучы курчаклар ясарга өйрәттеләр.

Талия Нигъмәтуллина музейга чит илләрдән килгән туристларның агачка бизәк төшерү белән кызыксынуын әйтте. “Мин күбрәк керамикага да, агачка да татар бизәге төшерергә тырышам, чөнки башканы алар башка җирдә ала алалар. Мин татар орнаменты ясап бирәм, алар шуны акрил буяу белән буйыйлар һәм бик канәгать кайтып китәләр. Мастер-класста ясалган әйберне һәрвакыт үзләре белән алып китәләр”, – дип белдерде.

Матбугат үзәгендә, шулай ук, “Ручейки Поволжья” интерактив тамашасы тәкъдим ителде. Татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва халыкларының дуслыгы күрсәтелде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*