tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Музейда Нәби Дәүлине искә алачаклар
Милли Музейда Нәби Дәүлине искә алачаклар

Милли Музейда Нәби Дәүлине искә алачаклар

17 октябрьдә Татарстан Республикасының Милли музеенда Танылган татар язучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Бухенвальд-Дора лагерьләрендәге фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу, түгәрәк өстәл узачак.

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстанның иҗат һәм фән дөньясы, җәмәгать эшлекләре белән берлектә “Кавказ, Татар, Төркистан мәдәниятен өйрәнү Институты” рәисе Др. Штеффен Mиcте Хотопп-Рике җитәкчелегендәге Алманиядән килүче галим, мөгаллим, мәдәният вәкилләре катнашачак.

Делегациянең сәфәре гыйльми һәм иҗтимагый өлкәләрдәге хезмәттәшлек хакындагы килешү нигезендә бара, аларның эшчәнлеге татар һәм башка төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Алмания җирлегендә һаләк булган антифашист каһарманнарының истәлеген мәңгеләштерүгә, нацизимга каршы хәрәкәттә катнашкан татарларның мирасын өйрәнүгә юнәлгән.

Нәби Дәүли язмышы күп кенә ватандашларыбызның катлаулы язмышларын чагылдыра. Сугыш елларында ул иң дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерьләрендә әсирлектә була. Әмма, әсирлек газаплары Нәби Дәүлинең рухын сындырмый, ул фашизмга Каршылык хәрәкәте төркеменә кушыла. 1945 елның апрелендә Н.Дәүли лагерьдән кача һәм Кызыл Армия сафларында яңадан сугышуын дәвам итә. Ләкин, Туган иленә әйләнеп кайткан җиңүчене репрессияләр, эзәрлекләүләр көтә. Әсирлектәге кешеләр язмышы хакында ул, 1957 елда нәшер ителеп киң танылу тапкан “Яшәү белән үлем арасында” исемле китабында бәян итә.

1977 елда Нәби Дәүлигә «Дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерендәге фашизмга Каршылык хәрәкәте вәкиле»нә буларак Дәүләт буләге тапшыру хакында Карар имзалана, әмма СВСК («Сугыш Ветераннары Совет Комитеты») медале язучының гаиләсенә, аның вафатыннан соң, ярты ел узгач кына, 1990 елда тапшырыла. 2012 елда Нәби Дәүли исеме башкалабыз-Казан урамнарының берсенә бирелә.

Түгәрәк өстәл кысаларында “Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында” күргәзмәсенең ачылышы үтәчәк. Күргәзмә “ТАССРның 100 еллыгына 100 исем” дип исемләнгән Милли музейның киң колачлы проектының аерым бер сәхифәсе булып тора.

Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музей, Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты, “Казан” мәдәният үзәге, курчак театры “Әкият” фондларыннан дәүләтебез тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып торучы документлар, китаплар, художестволы картиналар, мемориаль әйберләр коллекциясе һәм ФКХ архивы документлары копияләре тәкъдим ителә.

ТР Милли музее матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*