tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты
Милли Шура рәисе  Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты

Милли Шура рәисе Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты

Бүген Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасына эш сәфәре  вакытында Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә булды.

Вәкиллекнең эшчәнлеге белән аны Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле Морад Гаделшин таныштырды. Ул биредә үткәрелә торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде.

Морад Гаделшин Татарстан һәм Азәрбайҗан Республикалары арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне урнаштыруга һәм киңәйтүгә ярдәм итү – вәкиллекнең төп максаты икәнен билгеләп үтте.

Биредә Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасындагы татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән дә очрашты. Ул милләттәшләребезне сәламләде һәм аларны  Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган чаралар белән таныштырды. Шулай ук 20-22 ноябрьдә Казанда узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы турында сөйләде.

Бүгенге көндә Азәрбайҗан Республикасында 4 татар иҗтимагый оешмасы бар: “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте, “Яшьлек” татар яшьләре үзәге, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең Азәрбайҗандагы бүлеге. Җитәкчеләр үзләрендә үткәрелә торган проектлар турында сөйләде. Шулай ук 2023 елга Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырыла торган уртак чараларны билгеләделәр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*