“Студиядә кунакта” тапшыруы курайлар ясаучы Рафаэль Гайзетдиновның остаханәсендә. Биредә курайчының 20 ләп станогы урнаштырылган. “Дөрес тавыш чыгаручы профессиональ дәрәҗәдәге курайларны ясау өчен аларның барысы да кирәк,” – ди Рафаэль абый. Ул инде 15 мең борынгы уен коралыбызны эшләгән. Ә иң зур хыялы курай ясаучы завод булдыру һәм һәр баланың милли уен коралында уйный белүе.
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: Рафаэль Гайзетдинов: “Курайлар ясый торган завод төзисем килә”