tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XI Россия-Азәрбайҗан төбәкара форумында катнашты
Васил Шәйхразыев XI Россия-Азәрбайҗан төбәкара форумында катнашты

Васил Шәйхразыев XI Россия-Азәрбайҗан төбәкара форумында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасына килде.

17 ноябрьдә Васил Шәйхразыев Бакуда узган XI Россия-Азәрбайҗан төбәкара форумы эшендә катнашты. Форум барышында “Яңа чорда икътисади хезмәттәшлеккә ярдәм итү инструментлары”, “Азәрбайҗанда һәм Россиядә транспорт коридорлары: чакырулар һәм үсеш”, “МСП өлкәсендә Россия-Азәрбайҗан хезмәттәшлеге: цифрлы чор”, “Аграр өлкәдә диалог: актуаль чакырулар һәм заманча чишелешләр” темаларына биш түгәрәк өстәл үткәрелде.

Шулай ук чараның нәтиҗәләре буенча пленар утырыш узды. Анда Азәрбайҗан премьер-министры Али Асадов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады.

Бүген Васил Шәйхразыевның Баку шәһәрендә татарлар белән очрашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*