tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында “Бер җеп белән бәйләнгән” исеме астында кич утыру җыены узды
Лениногорск районында “Бер җеп белән бәйләнгән” исеме астында кич утыру җыены узды

Лениногорск районында “Бер җеп белән бәйләнгән” исеме астында кич утыру җыены узды

6нчы ноябрь көнне Лениногорск районының кара алтын бишеге -Иске Шөгер Мәдәният йортында “Бер җеп белән бәйләнгән” исеме астында кич утыру җыены уздырылды.

Монда авылның “Ак калфак”ансамбле ханымнары, Лениногорскидан “Ак калфак”оешмасы әгьзалары,авылның мәктәп укучылары,әби-апалар каnнашты.Әлеге чара хәйрия чарасы булганлыктан,районыбыздан мобилизацияләнгән солдатларыбызга ярдәм кулын сузарга әзер кешеләр шактый гына җыелган иде.Алар бер-берләреннән йон язарга, эрләргә, оекбашлар бәйләргә өйрәнделәр.Эш барышында халкыбызның моңлы да,күңелле җырлары да яңгырады.

Чәй өстәле артында башланган эшебез дәвамлы булсын диеп,кабат очрашырга сүз куешып,саубуллаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*