tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алды
Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алды

Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алды

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен игълан ителгән башлангыч кысаларында Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында республиканың төрле почмакларыннан, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 7 556 683,53 сум акча җыелды. Моннан тыш, “Зәкят” фонды тагын 500 000 сум күләмендә акча өстәде. Җыелган акчалар хисабына республика сугышчыларына хәрби кырларда кирәк булачак әйберләр сатып алынды. Шул исәптә: 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби обмундирование (шлемнар, бронежилетлар, бронеплитәләр, кан агуны туктатучы жгут-турникетлар), 14 комплект хәрби кием (кышкы аяк киемнәре, эчке термокием, балаклава, перчатка, оекбашлар, хәрби келәмнәр), медикаментлар һәм шәхси гигиена әйберләреннән торган 14 җыелма. Киемнәр хәрби шартларны, һава шартларын һәм солдатларның үтенечләрен истә тотып сатып алынды. Җыелмалар Татарстан солдатларына тапшырылачак.

Республикадан махсус хәрби операция кырларына чакырылган солдатларга ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*