tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әнгам Атнабаев музеенда булды
Милли Шура рәисе Әнгам Атнабаев музеенда булды

Милли Шура рәисе Әнгам Атнабаев музеенда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында.

Бүген ул Тәтешле районы Иске Күрдем авылында Әнгам Атнабаевка багышланган музеенда булды. Музей эшчәнлеге белән Милли Шура рәисен Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдан Атнабаев таныштырды. Аңа 92 яшь! Шулай ук кунаклар шагыйрьнең бюстына чәчәкләр дә салдылар.

Мәгъдан Атнабаев Иске Күрдем авылы мәчете имамы да. Ул Татарстан кунакларын мәчет эшчәнлеге белән дә таныштырды. Алар мәчет янында урнашкан Гарифулла Киеков һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*