tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әнвәр Хөсәеновны юбилее белән котлады
Милли Шура рәисе Әнвәр Хөсәеновны юбилее белән котлады

Милли Шура рәисе Әнвәр Хөсәеновны юбилее белән котлады

Мәскәү шәһәре Татар мәдәнияте
үзәге директоры Ә.У. Хөсәеновка

Хөрмәтле Әнвәр Умарович!

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез – 70 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сезнең Мәскәү татарлары иҗтимагый тормышында тоткан урыныгыз әйтеп бетергесез зур. Милли-мәдәни һәм мәгърифәти юнәлештәге эшчәнлегегез Мәскәү каласы белән генә чикләнмичә, Татарстан Республикасында да танылу тапты.

Инде ничә еллар буе Сез кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт итәсез. Һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешеп, милләттәшләребезнең ихтирамын һәм күңелен яулый алдыгыз. Бу уңышларыгыз барысы да Сезнең тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, үз һөнәрегезнең остасы булуы турында сөйли.

Сезнең кебек милләттәшебез булу – безнең өчен зур горурлык. Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*