tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Хабаровскига эшлекле сәфәр кыла
Милли Шура рәисе Хабаровскига эшлекле сәфәр кыла

Милли Шура рәисе Хабаровскига эшлекле сәфәр кыла

Бу минутларда ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Хабаровскига килде. “Новый” аэропортында аны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Р.Ш. Абдуллин, Хабаровск шәһәренең “Хабар” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе С.И. Туктаров каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 18 февральдә биредә Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узачак. Бүген исә В.Г. Шәйхразыев Хабаровск крае Губернаторы М.В. Дегтярев белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*