tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Касыйм шәһәренең Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе Касыйм шәһәренең Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты

Милли Шура рәисе Касыйм шәһәренең Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты

Рязань өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты.

Татар мәдәният һәм сәнгать үзәгендә экспонатлар дүрт залда урнаштырылган. Беренче залда борынгы предметлар: халкыбызның милли киемнәре, музыкаль инструментлар бар. Икенче залда  XX гасыр башындагы фоторәсемнәр һәм документлар, полиграфик продукция, Касыйм татарларының күренекле вәкилләре турында сөйләүче мәгълүмати күргәзмә стендлары. Өченче зал туган якны өйрәнүгә, Касыйм шәһәрнең Мактаулы гражданины Әхмәт Ишимбаевка, дүртенче зал күренекле Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган.

Әлеге татар үзәге 2014 елда Касыйм мәдрәсәсенең элеккеге бинасында ачылган иде. Бүген биредә татар халкының күренекле шәхесләре, тарихы, мәдәнияте һәм сәнгатенә кагылышлы көнкүреш әйберләре, музыка кораллары һәм пластинкалар, китаплар һәм фотографияләр, милли халык киемнәре тәкъдим ителгән экспозиция эшли. Моннан тыш, үзәктә гарәп графикасында язу буенча мастер-класс та узып була.

Әхмәт Ишимбаев (1906-1998) – Бөек ватан сугышы ветераны, Касыйм шәһәренең Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче. Әхмәт Ишимбаевның хезмәтләре «Касыйм: шәһәр һәм кеше» туган як тарихын өйрәнү дәреслегендә дә урын алган.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*