tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сөембикә һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Сөембикә һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Сөембикә һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренә килде. Биредә ул Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәленә чәчәкләр салу тантасында катнашты.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы 2022 елда узды. Чара Идел буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Касыйм шәһәренең 870 еллыгы уңаеннан оештырылды.

 

Һәйкәлнең авторлары – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор В.Г.Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт Мәдәният институты профессоры А.В. Губко. Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган.

Бүген Милли Шура рәисе шулай ук Касыйм шәһәренең “Дан мемориалы” на чәчәкләр салды. Әлеге мемориал илебез һәм башка дәүләтләр территориясенең төрле “кайнар нокталарында” хезмәт иткән сугыш геройлары истәлегенә багышланган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*