tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рида Хөснетдинова: “Татар кызы булуым белән горурланам!”
Рида Хөснетдинова: “Татар кызы булуым белән горурланам!”

Рида Хөснетдинова: “Татар кызы булуым белән горурланам!”

Рида Хөснетдинова, Мегион шәһәре:
– Татар кызы булуым белән горурланам! Рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, җырлыйм. Аллага шөкер үз телемнән бердә оялмыйм.

Томск өлкәсе Стрежевой шәһәре оештырган “Йорт остаханәсе” конкурсының нәтиҗәләре билгеле. Кичә Югра төбәге уңганнары диплом, сертификат, рәхмәт хатлары алдылар.

Мегион шәһәреннән Рида Хөснетдинова ел саен яңа эшләре белән бу конкурста катнаша. Бу чаклыны бәйләргә күпме ихтыяр көче кирәк?! Сез булдыра алыр идегезме, дуслар?!

Мегион шәһәреннән Рида ханым Хөснетдинова әнисенең истәлекле кул эшләрен дә кадерләп саклый, үзенең дә кулларына күз иярми.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*