tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисенең Рязань өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә
Милли Шура рәисенең Рязань өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә

Милли Шура рәисенең Рязань өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Шаһгали хан тәкиясе белән танышты. Әлеге чара Милли Шура рәисенең Рязань өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды.

Шаһгали хан тәкиясе – Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Шаһгали хан кабере урнашкан бина. Бинаның биеклеге якынча 5 метрны тәшкил итә. Биредә ике бүлмә бар: зурысында Шаһгали Хан, аның хатыны һәм кайбер туганнары күмелгән, ә кечкенәсе исә Коръән уку өчен файдаланылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*