tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Бүген ул Илеш районының Югары Яркәй авылында Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды.

2022 елның 9 июлендә Муса Гайса улы Гәрәевның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан Югары Яркәйдә Муса Гәрәев музее территориясендә ике тапкыр Советлар Союзы Героена һәйкәл ачылды.

Геройга һәйкәл муниципалитетның хәйрия фонды хисабына торгызылды. Таш сынның авторы – Магнитогорск шәһәреннән Сергей Елкин.

Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә БАССРның Бәләбәй өязе Илекшиде авылында (хәзерге Илеш районы) крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның 25 сентябрендә Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлаганнан соң аны фронтка җибәрәләр.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 гә якын хәрби очыш ясаган. Сугышны майор, полк штурманы итеп тәмамлый. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге Җиңү парадында катнаша.

1956 елда аңа «полковник»исеме бирелә, 1964 елдан ул сәламәтлеге какшау сәбәпле запаска китә. Муса Гәрәев Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Очучы 1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә озак авырудан соң вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*