tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда булды
Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда булды

Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Бүген ул Илеш районының Югары Яркәй авылында Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда булды.

Муса Гәрәевның туган җирендә музеен оештыру турында карар 1987 елда каһарман вафат булганнан соң, аның исемен халык хәтерендә мәңгеләштерү максатыннан, Башкортстан Республикасы һәм Илеш районы җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә. М. Гәрәевның тууына 70 ел тулуга Югары Яркәйнең үзәгендә, Совет урамында ике катлы агач бина төзелгән.

Музей фондларында 3,5 меңнән артык саклау берәмлеге, шул исәптән төп фондның 1,7 мең экспонаты бар. Аның нигезен М. Гәрәевның шәхси фонды коллекциясе тәшкил итә.

Музей экспозициясе ике залда урнаштырылган. Шәхси әйберләр һәм документлар, фронт фотолары, дәүләт архивларыннан документлар һәм башка экспонатлар Бөек Ватан сугышының иң танылган очучы-штурмовикларының берсе, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*