tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды
Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды

Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” бәйгесе узды

6 гыйнварда Малмыж районының Пахотное авылы мәчетендә балалар өчен Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан оештырылган “Бәхетле балачак” бәйгесенең чираттагысы узды. Өлкә мөселманнары өчен нәшер ителүче “Вәгазь” газетының балалар өчен тәгаенләгән “Бәхетле балачак” кушымтасында ел дәвамы басылып килгән темаларны, аять-хәдисләрне белү, биремнәрне чишү, догаларны ятлау буенча көч сынашырга быел да Малмыж, Нократ Аланы, Көлмез, Татарстанның Балтач, Кукмара районнарыннан 55 бала җыелды.

“Дин нигезләрен, әхлак мәсьәләләрен балаларыбызга аңлаешлы формада һәм җиңел тел белән бирүдә, динебезне киләчәк буынга тапшыруда даими басылып килүче “Бәхетле балачак” кушымтасы бик үтемле чара. Кышкы каникуллар чорында зур бәйрәм оештырып, кушымта аша алган гыйлемнәребезгә нәтиҗәләр ясап, балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп, бүләкләр белән билгеләп китүне дә күркәм гадәткә керттек. ӘлхәмдүлиЛләһ, бу бик отышлы ысул булып чыкты. “Вәгазь” газетын һәм “Бәхетле балачак” кушымтасын нәшер итүдә һәм әлеге бәйгене уздыруда матди ярдәм күрсәтүче РФ мөселманнары Диния нәзаратенә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Балаларга гыйлем бирүдә тырышлык куйган мөгаллимнәребездән дә Аллаһ разый булсын! Бердәм эшләгән вакытта гына хезмәтебез нәтиҗәле, аның җимешләре мул һәм куанычлы булачак”, – дип фикерләре белән уртаклашты Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов.

Бәйрәм бер тында узды. Балаларга матур теләкләрен Малмыж районы башлыгы Эдуард әфәнде Симонов та ирештерде. Бәйге катнашучылары бәйрәм күчтәнәчләре, рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары белемнәр күрсәтүче балаларга акчалата призлар да тапшырылды.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*