tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Якутск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш федераль округының татар активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Якутск шәһәрендә  Ерак Көнчыгыш федераль округының татар активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Якутск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш федераль округының татар активы белән очрашты

Бүген Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Чара А.Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында узды.

Рәсми очрашу башланып киткәнче Милли Шура рәисе Халыклар дуслыгы йортындагы декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышты.

Татар активы белән очрашуда Саха (Якутия) Республикасы Тышкы элемтәләр һәм милләтләр эшләре буенча министры урынбасары Татьяна Пяткина, Магадан, Сахалин өлкәләре, Саха (Якутия) Республикасы, Приморье һәм Хабаровск крайлары татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Шулай Владивосток, Находка, Хабаровск, Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендәге активистлар очрашуга Zoom платформасы ярдәмендә кушылдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Саха (Якутия) Республикасы хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде һәм милләттәшләребез белән очрашуларны 2018 елдан башлап һәр елны Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәреп килүен ассызыклап узды. Быел әлеге очрашулар “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру кысаларында оештырылуын да билгеләп узды. Алга таба Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 2020нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алда торган зур чаралар белән таныштырып узды, киләсе елда Татар конгрессы оешмасының 30 еллык юбилее булачагын да әйтте. Шулай ук ул агымдагы елның 7-11 июнь көннәрендә, ТАССР юбилее уңаеннан, Татарстанда Якутия көннәре узачагын һәм  2022 елда Саха (Якутия) Республикасы төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан биредә дә Татарстан көннәре уздырылачагын ассызыклады.

Очрашуда шулай ук 2020 елдагы эшчәнлекләре белән Саха (Якутия) Республикасы “Туган як” татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов, Ерак көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Приморье краендагы тулы вәкаләтле вәкиле Җамал хәзрәт Гарифуллин, Находка шәһәре “Туган тел” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нуретдин Садретдинов, Хабаровск шәһәре «Хәбәр» татар иҗтимагый оешмасы рәисе Сәрвәрдин Туктаров, Магадан өлкәсе  «Алтын ай» татар – башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаэль Фатыйхов та таныштырдылар.

Чыгышлар тәмамлангач Васил Шәйхразыев иң актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*