tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларда булды
Милли Шура рәисе Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларда булды

Милли Шура рәисе Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларда булды

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация авылны карап чыкты. Алар яңа йортларда булдылар һәм анда яшәүче милләттәшләр белән аралаштылар.Бүгенге көндә биредә 24 йорт төзелгән һәм тапшырылган. Тагын 12 йортта ремонт-төзелеш эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 8 йорт төзелде. 8 йортның иң беренчесе Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән төзелә башлады, соңрак йорт төзү инициативасы белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыкты. Бүгенге көндә әлеге ассоциация ярдәме белән күтәрелгән йорт инде торырга яраклы. Шулай ук Йолдыз авылында Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләре клубы тырышлыгы белән ике, Самара өлкәсе, Нижневартовск эшмәкәрләре ярдәмендә берешәр йорт күтәрелеп килә. Берешәр йорт төзүне шулай ук мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте үз өстенә алган. “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеп бирде.

Васил Шәйхразыев һәрбер йортның хужаларына Шамаил һәм Кукмара посудасын бүләк итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*