tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында Гариповлар гаиләсенең өй туе узды
Йолдыз авылында Гариповлар гаиләсенең өй туе узды

Йолдыз авылында Гариповлар гаиләсенең өй туе узды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә.

Биредә ул Йолдыз авылында Гариповлар гаиләсенең өй туенда катнашты. Әлеге йортны Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе тарафыннан төзелгән. Гариповлар гаиләсендә ире – янгын сүндерү хезмәтендә эшли, хатыны – башлангыч сыйныфлар укытучысы.

-Без мөфтиятләргә, автономия җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән вакытта Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулов җитәкчелегендәге делегация иң беренче булып чыктылар. Мансур хәзрәт үзе командасы белән килеп монда еш халыкка аңлату һәм күрсәтү алып барды һәм һәрвакытта да үрнәк булды. Менә без килеп җиттек сезнең өй туена да, – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев йортның хужаларына Шамаил һәм Кукмара посудасын бүләк итте. Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулов гаиләгә намазлык һәм Коръән китабын бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*