tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистлары Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда булдылар
Татар журналистлары Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда булдылар

Татар журналистлары Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда булдылар

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумга Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналисты килде.

Бүген журналистлар Татарстанның Яшел Үзән районына килделәр. Биредә алар Кече Шырдан авылында булдылар һәм Каюм Насыйри мәчете белән белән таныштылар. Әлеге мәчет төзелешен финанслауны 1901 елда бөек татар мәгърифәтчесе үз өстенә алды. Гасырлар үткәннән соң мәчет кабаттан, Кече Шырдандагы тарихи урында торгызланды һәм төзелеп бетте.

Шулай ук татар журналистлары форумы катнашучылары Каюм Насыйри Чишмәсендә булдылар. Татар галиме әлеге чишмәнең саф суын эчәргә яраткан.

Авылда Сабантуй чишмәсе дә бар. Чишмә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелә торган урын белән янәшә урнашканга күрә шундый исемгә  лаек булган. 19 гасырда бәйрәмнәрдә Каюм Насыйри катнаша, һәр җәйне туган авылына өйләнеп кайта һәм балалар Сабан туен оештыра торган була.

Бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 196 ел тулу уңаеннан китапханә-музей ачылды. Китапханә-музейны ачу «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча күп адымнарның берсе булып тора. Әлеге музей буенча форум катнашучыларына экскурсия оештырылды.

Шулай ук журналистлар Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы белән таныштылар. Музейга 1992 елның 1 гыйнварында нигез салынган. 1997 елның 1 мартында ачылган. Музейга нигез салучы — Рәмзия Әсрар кызы Абзалина. Музей ачылган бинаны (бер катлы агач авыл йорты) 1947 елда Каюм Насыйриның туган авылы Олы Шырданнан Зур Ачасыр кешесе Габделгани Минзариф улы Зарипов күчереп сала, бинадагы мохитны саклый һәм 1982 елда музей өчен бушлай тапшыра

Музей фондында 800 саклау берәмлеге. Алар арасында — йорт кирәк яраклары һәм этнография әйберләре. Музейга (архитектура-этнография комплексына) керәстиян йорты, «кияү келәте», абзар, сарай, галимнең иҗат остаханәсе, ат иярләре өчен әвеслек һәм ак мунча керә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*