tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумы делегатлары килә башлады

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

19 май иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумы делегатларын теркәү башланды.

Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 регионыннан 900  делегат  катнашыр дип көтелә.

Гадәттәгечә делегатлардан нинди планнар, фикерләр белән килүләре турында сорашабыз.

Нафигулла хәзрәт Аширов,  Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләре Шурасы рәистәше:

– Бу форумнарга ел саен киләм, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар мондый җыеннарга мохтаҗ, алар монда бер берсенең ни белән яшәгәнен беләләр. Имамнар – халыкның үзенә күрә лидерлары, аларның менә шулай җыелуы да шушы максатта эш. Без, татарларны, динебез белән бергә телебез дә, мәдәниятебез дә берләштерә. Бөтендөнья татар конгрессы бу эшне башкаручы бердәнбер оешма бит.

Фәнил хәзрәт Бибарсов, Сарытау өлкәсе имам-мөхтәсибе:

– Ел саен киләм, төрле төбәкләрдәге ситуацияне күзалларга ярдәм итә бу форумнар. Биредә танышабыз, аралашабыз, зур җыеннарда чыгыш ясарга өйрәнәбез. Шулай ук фикер төрлелеген белеп, үзара аңлашылмаучанлык чыккан вакытта уртак позиция табу мөмкинлеге тудырыла.

Теркәлү үтеп, кунакләргә барып урнашкач, төшке аштан соң форумның эше секцияләрдә башланып китә.

«Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләчәк.  «Татарларда суфыйчылык һәм дини традицияләр» секциясе – “Казан” милли мәдәният үзәгендә, «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе ТР мәдәният министрлыгы бинасында, “Мәгълүмат кырында Ислам динен яктырту мәсьәләләре2 түгәрәк өстәле – ТР Фәннәр академиясендә узачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*