tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: “30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эзлекле рәвештә эшләп килә”
Минтимер Шәймиев: “30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эзлекле рәвештә эшләп килә”

Минтимер Шәймиев: “30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эзлекле рәвештә эшләп килә”

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнаша. Ул Съезд делегатларына һәм шәрәфле кунакларга мөрәҗәгать итте.

– Барлык хаклыкларга да ихтирам рухында, дустанә узган I Бөтендөнья татар конгрессы башка Республикалар өчен дә яхшы үрнәк булды. Конгресс сайлаган Башкарма комитет абруйлы, милли, иҗтимагый үзәккә әйләнде ул чагында, хәзер дә үз эшен уңышлы дәвам итә. Беренче корылтайда мин конгрессны җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы һәм олы вәкаләтле мәҗлес дип белдергән идем. 30 ел дәвамында конгресс эзлекле рәвештә шушы сыйфатта эшләп килә, – дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының оешу тарихы хакында сүз алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*