tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов конгресс съездында: Тәнкыйтьне дә кабул итәбез, әле эшләргә кирәк
Рөстәм Миңнеханов конгресс съездында: Тәнкыйтьне дә кабул итәбез, әле эшләргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов конгресс съездында: Тәнкыйтьне дә кабул итәбез, әле эшләргә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында чыгыш ясады. “Без тәнкыйтьне дә кабул итәбез, эшебездән канәгать түгел. Әле эшләргә кирәк”, – диде.

Ул бүген Милли Шура рәисе итеп янә сайланган Васил Шәйхразыевка да башкарасы эш күп булуына ишарәләде. “Васил Гаязовичны мактадылар бүген, ләкин “без булдырабыз” дигән хыяллар белән генә китәргә түгел”, – диде.

Президент бүгенге утырышта яхшы фикерләр яңгыраганын билгеләп, аларны тормышка ашыруда ярдәм буенча эш алып барырга риза булуларын әйтте. Рөстәм Миңнеханов милли үсеш юнәлешендә Минтимер Шәймиевнең дә ярдәме зур булуын белдерде. “Сезгә таянабыз. Без сезнең белән бергә шушы эшне башкарабыз”, – диде.

Ул делегатларга мөрәҗәгать итеп: “Телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклап калган хезмәтегез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз. Бергә булырга насыйп булсын. Глобализация чорында үзебезне ничек саклап калырга икәнлекне күрәбез. Беренчедән, телебез, икенчедән, динебез, һәр мәчет намаз укый торган гына урын түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш”, – диде Миңнеханов.

Президент Минтимер Шәймиевнең балаларны Болгарга алып барып тарихны сөйләү турында тәкъдиме белән дә килеште. “Болгарда булып, баланың күңелендә калса, ул аны беркайчан онытмый”, – диде.

Шулай ук, Миңнеханов Россия төбәкләреннән балаларны чакыру буенча «Сәләт» системасы эшен көчәйтергә кирәклеген әйтте. “Шушы эшне оештыру кирәк, безнең әле җитешмәгән яклар җитәрлек”, – диде.

Рөстәм Миңнеханов делегатларга рәхмәтен җиткерде. «Рәхмәт, сезне бит монда беркем көчләп китермәде. Сез шатланып киләсез. Бергә булсак, көчле булабыз. Үзегезне саклагыз, бергә булырга, көчле булырга тиешбез”, – дип йомгаклады ул чыгышын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*