tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Болгарда «Кара пулат» спектаклен куюны оештыру турында киңәшмә уздырды
Минтимер Шәймиев Болгарда «Кара пулат» спектаклен куюны оештыру турында киңәшмә уздырды

Минтимер Шәймиев Болгарда «Кара пулат» спектаклен куюны оештыру турында киңәшмә уздырды

Бүген Болгар шәһәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев рәислегендә борынгы шәһәр территориясендә «Кара пулат» спектаклен кую мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк Минтимер Шәймиев опера авторларының борынгы Болгар шәһәре территориясендә open-air форматында (ачык һавада) спектакль куюны оештыру инициативасы белән чыккан иде. Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгар музей-тыюлыгында берничә локация карады, шул исәптән «Хан сарае» һәм «Кара палата» территорияләрен дә. Проектны гамәлгә ашыруга бәйле оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, театр эшлеклеләре, Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре, Спас районы җитәкчелеге катнашты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, спектакль Болгар территориясендә куелу мөселман изге урыннарын популярлаштыру өчен зур әһәмияткә ия. «Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, «Кара палата» бинасы киләчәк куелышның нигезе булырга тиеш. «Бу – таяныч ноктасы. Безнең бай тарихыбыз бәйле урыннарның берсе. Заманча техник мөмкинлекләр һәм театраль формалар кулланып, без бу тарихны кешеләргә матур итеп күрсәтә алабыз. Без моны ничек итеп сыйфатлы һәм эчтәлекле эшли алуыбыз турында уйларга кирәк», – дип өстәде Минтимер Шәймиев.

Шулай ук Минтимер Шәймиев проектны гамәлгә ашырганда һәр объектка карата ЮНЕСКОның катгый чикләүләре булуын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, биредә бернинди радикаль корылмалар һәм объектларның үзгәрүенә юл куелмый. «Без элек тә бу кагыйдәләрне бозмадык, алга таба да шулай булачакбыз. Бу эшкә бик сак карарга кирәк», – дип белдерде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*