tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Минзәлә көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Минзәлә көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлар арасында «Әдәби табышмак» дип аталган республика бәйгесе узды.

Педагогия көллияте белән бергә бер укытучы һәм ике студенттан торган биш команда үзара көч сынашты. Бәйгене Казан федераль университетының Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

Биремнәрнең күбесе татар әдипләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән иде. Катнашучыларга кроссворд та чишәргә, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап та бирергә, «Кахут» уены да уйнарга, туган төбәкләрендәге язучылар белән таныштырырга һәм үз куллары белән эшләнгән күчтәнәч буенча табышмаклар уйларга кирәк иде. Студентлар да, җитәкчеләре дә биремнәрне бик яхшы башкарып чыктылар.

Нәтиҗәдә, Минзәлә педагогия көллиятенең «Хуҗалар» командасы беренче урынга, Яр Чаллы педагогика колледжының «Сәйлән» командасы икенче урынга лаек дип табылды. Бер үк төрле очко җыеп 3 урынга ике команда — Лаеш техник-икътисад техникумы һәм Актаныш технология техникумы командалары чыкты. Түбән Кама агросәнәгать колледжы «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә бүләкләнде.

Кунаклар Муса Җәлил музеенда да булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*