tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мирас” фестивале бүләкләре тапшырылды
“Мирас” фестивале бүләкләре тапшырылды

“Мирас” фестивале бүләкләре тапшырылды

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында “Мирас” II халыкара татар мәдәнияте фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

“Нәфис сүз”, “Вокал” һәм “Хореография” номинацияләрендә призлы урыннар яулаган балаларга һәм “Ак каен” халык фольклор ансамбле коллективына бүләкләрне Иске Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов тапшырды. Туган телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә керткән өлеше өчен Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче шигърият түгәрәге җитәкчесе Әлфия Баһаутдинова укытучыларның белемен күтәрү институты ректоры Владимир Пылевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Иске Ярмәк Мәдәният йорты директоры Ришат Ибраһимов.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*