Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Митрялы авылында “Яңа ел чыршысы янында кунакта!” чарасы узды
Митрялы авылында “Яңа ел чыршысы янында кунакта!” чарасы узды

Митрялы авылында “Яңа ел чыршысы янында кунакта!” чарасы узды

Барыбыз да диярлек Яңа 2025 елны көтәбез, әзерлек эшләре алып барабыз. Темников районы Тархан авылы клубына чыршы алып килгәннәр, бина тәрәзәләрен үзләре ясаган карчыклар белән бизәгәннәр.

Ә Митрялы авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә “Яңа ел чыршысы янында кунакта!” чарасы үткәргәннәр. Программада уеннар, конкурслар, табышмаклар бар иде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Кыш бабай белән Кар кызы килү белән чыршы тирәли җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уйнау белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң барлык балаларга Ялышевлар Шәрифҗан Рәшит улы белән Гулия Алимҗан кызы, Ялышевлар Ринат Хәлим улы белән Зульфия Шәрифҗан кызы бүләкләр тапшырдылар; аларга зур рәхмәт белдерәләр

Балалар бәйрәм кәефе һәм тылсым тойгысы белән күңел ачканнар.

Тагы Ләмберәнең “Алмаз” мәдәни үзәгендәге Яңа ел чыршысы әйләнәсендә “Әни, әти, мин – тату гаилә!” дигән Гаилә елы тәмамлануга багышланган чара үткән. Балалар әниләре, әтиләре, “Алмаз” хезмәт-кәрләре артистлары белән бергә кызыклы һәм күңелле чарада бергәләп рәхәтләнеп ял иткәннәр

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*