tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында яшьләргә никах укылды
Йолдыз авылында яшьләргә никах укылды

Йолдыз авылында яшьләргә никах укылды

Бүген Курган өлкәсенең Йолдыз авылында яңа татар гаиләсе туды.  Эрик белән Камиләгә никахны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Әширов укыды. Никах туен үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды.

Яшь гаиләне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та тәбрикләде. Үз котлавында ул яшьләргә бәхет, мәхәббәт теләп, бөтен татар дөньясы зур бер гаилә булуын ассызыклап, татар авылын яшәтүдә яшьләрнең роле зур булуын ассызыклады.
Соңыннан яшьләр егетнең йортында, ягъни янгыннан исән калган нигезе янында кыз төшерү йоласын уздырдылар.

Бәйрәм “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Чараны Марсель Әхмәдуллин алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*