tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Миллиард.татар» сайты милли киемнәр парады акциясен башлый
«Миллиард.татар» сайты милли киемнәр парады акциясен башлый

«Миллиард.татар» сайты милли киемнәр парады акциясен башлый

15-18 июльдә «Тормыш стиле – мәдәни код» этно-fashion фестивале уза. Шул уңайдан «Миллиард.татар» сайты «Милли киемнәр парады» игълан итте.

Моның өчен фестивальнең Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдындагы (Присутственные места) яки Болгардагы локацияләргә килергә һәм заманча милли киемнән фотога төшәргә кирәк. Россия халыкларының теләсә нинди милли киемнәре ярый. Фотоларны Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) һәм ВКонтакте социаль челтәрләренә #модныйпарадмт хештегы белән куярга, «Миллиард.Татар» аккаунтын билгеләргә кирәк.

19 июльдә жюри җиңүчеләрне билгеләячәк һәм бүләкләр тапшырачак. «Миллиард.Татар» проекты «Сәхтиян» брендыннан 20 мең сумлык күн мозаикалы эшләнмә, Мәдәният министрлыгы (өч номинация) милли бизәнү әйберләре бүләк итәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*